События

Казанбаш мәктәбендә лагерь эшли башлады 03.06.2016

Казанбаш мәктәбендә лагерь эшли башлады

Казанбаш төп мәктәбендә балаларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыруга зур әһәмият бирелә. 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр мәктәптә 20 балага исәпләнгән көндезге лагерь эшләячәк. Халыкара балаларны яклау көнендә лагерь оешкан төстә үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерь балаларны кабул итүгә тулысынча әзер, анда таләп ителгән гигиена шартлары булдырылган, балалар белән эшләячәк кадрлар әзер. Лагерьда балаларның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә.

Һәр көн иртән фельдшер Нәҗмиева З.Д. балаларның сәламәтлеген тикшерә. Беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазлар бар.

Лагерь эшли башлауның беренче көнендә «Дуслык» лагере 2 командага бүленеп,  командалар үзенә исем, девиз, җыр сайладылар. «Кояшкай» һәм «Күбәләк» командаларында унышар бала. Педагог-оештыручы Габдрахманова Л.М. «Дуслык» лагерен тантаналы төстә ачып җибәрде. Командирлар Гимн музыкасы астында Татарстан флагын күтәрделәр. Тәрбиячеләр Әсхәдуллина Г.Җ., Рамазанова Ф.Р. һәм спорт буенча җаваплы Мәрданов Р.Р. командалар арасында  эстафета ярышы үткәрделәр. Команда членнары үзләренең җитезлекләрен күрсәтте.

Төшке аштан соң  Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан рәсем конкурсы оештырылды. 1 нче урынга 2 нче класс укучысы Мөхәммәтханова Алинә лаек булып, Диплом белән бүләкләнде.

Лагерьда педагоглар балаларны физк рсияләргә алып бару планлаштырыла. Экскурсияләр туган ягыбызны, аның тарихын өйрәнүгә кызыксыну уятырга ярдәм итәчәк. Җәй хәвеф-хәтәрсез үтсен, ул балаларга бары шатлык китерсен.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение