События

Россиядә бердәнбер булырлык парк Арча районында төзеләчәк? 06.06.2016

Россиядә бердәнбер булырлык парк Арча районында төзеләчәк?

Космонавтика көне уңаеннан “Бизнес онлайн” электрон газетасына биргән интервьюсында ТР Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Татарстан мәктәпләренә якташыбыз Хәлил Гайнетдинов һәм Ким Шакировның “Җиһан безне чакыра, җиһангирлар!” дигән китабын бүләк итәм дигән иде. Балачагында җиһан киңлекләрен өйрәнү белән мавыккан депутатның нәкъ менә шушы китапны сайлавы очраклы түгел. Мәктәпләрдә әлеге темага бик аз игътибар бирелүенә борчылуын белдерде ул.

Шул ук интервьюда безнең өчен дә кызыскындырырлык сүзләр бар иде — Марат Бариев Арча районында җиһан паркы ачу турында әйткән һәм үзенең дә шул парк өстендә эш алып баруын белдергән. Ә без бу сүзләргә ачыклык кертү, нинди парк турында сүз алып барылуын белү өчен китап авторы Хәлил Шәйхенур улына мөрәҗәгать иттек.

  • Хәлил Шәйхнурович, әлеге әңгәмәдә, Марат Бариев үзе дә шуның өстендә эшләгән нинди парк турында сүз бара?
  • Яңа Кенәрдә төзеләчәк Җиһангирлар паркы турында әйткән ул. Паркның проектлары эшләнде инде, Валентина Терешковага раслатыр өчен Мәскәүгә җибәрелде.
  • Ә урынын ни өчен Кенәрне сайладыгыз? Берәр сәбәбе бармы?
  • Мин берничә ел Яңа Кенәр мәктәбендә укытам. Бервакыт мәдәният йорты артында ташландык парк күрдем һәм күңелемә шунда парк ясау уе керде. Шул проект белән Марат Бариевка мөрәҗәгать иттек. Гомумән, безнең Кенәр мәктәбе укучылары җиһан киңлекләреннән шактый хәбәрдар. Мәктәптә әлеге өлкәне тирәнтен өйрәнер өчен “Җиһангирлар кабинеты” булдырдык. Ә космик юнәлешкә килсәк, Арча районыннан. Бигрәк тә Кенәр зонасыннан ул өлкәдә күп кеше хезмәт иткән.
  • Паркны бераз гына күзаллап карыйк әле, ул ниндирәк булачак?
  • Паркның уртасында кояш сәгате һәм башында очып китә торган ракета  сурәте торган стелла булачак. Стелланың шәүләсе вакытны күрсәтә, ә кояш тирәли әйләнү формасында төрле түгәрәкләр (алмалар) планеталарны чагылдырачак. Гомумән, Бу хезмәт күп чыгымнар таләп итәчәк бит…
  • Якынча берничә миллион сораячак. Безнең максат — федераль казначылык акчасын Арча районына тарту. Дәүләт Думасы депутаты буларак, без шуңа Марат Бариевка мөрәҗәгать иттек тә. Әгәр бар уйлаган планнар тормышка ашса, бу — Россиядә бердәнбер парк булачак. 

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение