События

Ат ул сөендерә һәм елата да… 07.06.2016

Ат ул сөендерә һәм елата да…

Арча сабантуенда ат ярышын көтеп алабыз. Көчле, матур атларны, оста җайдакларны күрәсе, ярышны җанатып карыйсы килә.

Элек Айваннан бер көтү эш атлары ярышка килер иде. Ат ярышында катнашучы бердәнбер хатын—кыз да шушы авылдан Айзилә Миңнуллина булды. Хәзер ул игезәк малайлар үстерә. Азык—төлек базарында үз бизнесын булдырды. Айзиләнең бабасы Гафур абый (мәрхүм) электән колхоз атларын карады. Бик яраткан ул атларны. Малайларны җыеп, атларны чабыштырган. Чабышка күрше—тирә авылларга кадәр барганнар. Оныкларының да атлар яратуы табигый хәл. Хәзер Айзиләнең абыйсы Рафикъ атлар тота. 2 яшьлек атлар чабышында аның “Буян” кушаматлы аты финишка иң җитезләр рәтендә килеп җитте.

…Иң беренче булып ярышка 2 яшьлек атлар керде. 1, 2 урыннарны Питрәч һәм Норлат атлары “Устюг” һәм “Магсун” алды. Өченче булып финишка “Ак Барс Агро” ширкәте (үзәге Курса Почмак, җитәкчесе Шәйдулла Имамов) аты “Фабула” килде. Җайдагы – Олег Семенов.

Эш атлары старт алды. Ялтырап торган матур атларга карап,  халык соклануын яшерә алмады: “Эш атлары микән болар!”. Ат ярышын алып баручы Фәрхәт Зыятов та:

— Хәзер эш атлары элеккеге кебек күп эшләми, — дик куәтләп куйды.

1 урынны “Татарстан” хуҗалыгының (үзәге Иске Чүриле) башкаручы директоры Айрат Бульмаковның “Самара” кушаматлы атында Рүзәл Зарипов алды. 2нче булып финишка Яңасаладан “Малышка” кушаматлы үз атында Рузиль Сафин килде. Өченче урынга Көектән “Прелесть” кушаматлы үз атында Эльвир Шәрифуллин лаек булды.

Чиратта – ярым чиста токымлы атлар. Җайдаклары таныш исемнәр: Арчадан Рамил Рәхмәтуллин, Исмәгыйль Яхин, Яңасаладан Рузиль Сафин, “Ак Барс Агро» ширкәтеннән Олег Семенов, Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов, “Северный” хуҗалыгыннан (үзәге Шушмабаш) Фаил Мәгъсумов. Беренче урынны Арчадан “Заспер” кушаматлы атында Рамил Рәхмәтуллин алды. Икенче урында – Яңасаладан “Экзотика” кушаматлы атында Рузил Сафин, өченче урында – Иске Иябаштан “Хитрый” кушаматлы атында Илназ Шакирҗанов. Атка мөкиббән киткән Рамил Рәхмәтуллин белән сабантуеннан соң безнең сөйләшми калган юк. Рамил җиңүеннән бик канәгать иде. Иске Кырлай авылыннан Илназ Шакирҗанов иң яшь җайдакларның берсе. Соңыннан әнисе Илсөя Шакирҗанова белән сөйләштек.

  • Илназга августтта 11 яшь тула, — дип сөйләде ул. – 6 яшьтән ат ярышында катнаша. Алган бүләкләре дә күп. Узган ел аттан мәтәлеп тә төшеп калды инде ул. Барыбер дә ярата. “Хитрый” кушаматлы аты белән икесе бер төсле инде алар. Арча сабантуенда финишка икенче булып киләсе иде. Финишка җитәрәк артына борылып карап, азрак сынатты, өченчегә калды. Икенче булып килергә тиеш идем мин, дип гарьләнеп елады…

Ә Илназ үзе:

—Рамил абый (Рәхмәтуллин, Арча) кебек 1нче урынны аласы килә, — ди.

Әлбәттә, 1нче урыннар булыр әле! Гадәттә Илназ кебек үҗәт егетләр ирешә җиңүгә. Менә нинди яшьләр үсеп килә!

Сабантуена чиста токымлы атларны карар өчен генә дә килерлек. Нинди атлар, җайдаклар катнашты микән, дисезме? “Кырлай” агрофирмасыннан Радик Гарифуллин, Арчадан Салават Бикбаев, Рамил Рәхмәтуллин атында Ринат Шәйхетдинов, “Ак Барс Агро” ширкәте атларында Олег Семенов, Илнур Рамазанов һәм Казан, Норлат, Мари Иле атлары катнашты. Беренче, икенче урыннарны Казан (“Актай”), Мари Иле (“Оперетта”) атлары алды. Өченче булып  Салават Бикбаевның “Шумный бор” кушаматлы аты финиш бирде.

Киләсе сабантуйларга кадәр!

Румия Надршина.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение