События

Якташыбыз Әстерхан Сабантуенда батыр калган 08.06.2016

Якташыбыз Әстерхан Сабантуенда батыр калган

Кая гына барса, ни генә эшләсә дә, спорт үзен сөюченең күңел түрендә. Моны, бүгенге героебыз Ибраһим Галиуллин мисалында да әйтеп була. Әстерхан өлкәсенең “Тинаки” шифаханәсендә дәваланып ятучы Ибраһим абый 2 июнь көнне өлкәнең Три протока авылында узган Сабантуй батыры ул.

Сабантуй буласын ишеткәч, табибтан рөхсәт алып бәйрәмгә китә якташыбыз. Ә табибтан рөхсәт алу ансат кына булмый. “Көрәшсәң генә барасың”, — дисә дә, дәваланучысы узган ел Ашытбашта батыр калып алган тәкә белән төшкән фотосурәтен күрсәткәч, гаҗәпләнгән табиб риза була. Бусы табиб өчен беренче генә гаҗәпләнүе булгандыр, ә Ибраһим Вагыйзь улы Сабантуйдан баш батыр калып кайткач ничек кенә гаҗәпләнгәндер әле ул. 54 яшендә, әле сәламәтлеге дә чамалы булган дәваланучысы бит!

Гомере буе Казанда заводта хезмәт куйган Ибраһим Галиуллин Ашытбашта туып үсә. Әтиләре — үз вакытында Россия тренерларын, Татарстанның абсолют чемпионнарын күтәреп салган, 4 районда батырга көрәшкән, 60 яшән соң ветераннар арасында 18 тапкыр Апаз авылы Сабантуе батыры булган, 70 яшендә дә батырга көрәшкән Вагыйзь Галиуллин үрнәгендә гаиләдә малайлар кечкенәдән көрәш серләренә төшенеп үсә. Ибраһимы Үрнәк училищесында укыганда тренеры Ринат Алиевта шәгыльләнә башлап, 1980 елда көрәшче дуслары белән район ярышларында призлы урыннар ала.

Әнә шул яшьтән килгән көрәшкә мәхәббәте 50не узгач та тынгы бирми аңа. Узган ел Ашытбаш Сабантуе батыры булып кала Ибраһим абый. Ә аңа кадәр энесе Сөләйман калган. Шушмабаш мәктәбендә балаларга көрәш серләрен өйрәтүче “Арча” балалар спорт мәктәбенең тренеры Сөләйман абыйның уңышлары да күз алдында. Быел район Сабантуенда ветераннар арасында да батыр калды ул. “Көрәш — тормышның мәйдандагы чагылышы”, — ди еш кына Сөләйман абый. Димәк, бил алышу көрәшченең тормыш рәвешен, иман ныклыгын, дөньяга карашын ачып бирә. Менә шушы сыйфатлары Ибраһим абыйга чит җирләрдә яшәп ятучы милләттәшләребез алдында сынатмаска, алдынгы булырга көч биргән дә инде.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение