События

Айван Сабантуенда 11.06.2016

Айван Сабантуенда

Айван авылында ел саен сабантуй үткәрелә. Арча халкы да Айван сабантуенда рәхәтләнеп бәйрәм итә. Электән шулай. Кайбер авылларда  сабантуйлар бетсә дә, Айванда ул сакланып калды.

Айван сабантуе комиссиясе рәисе Ришат Шәмсетдинов:

— Сабантуен оештыру бик авыр хезмәт, — дип үз фикерләре белән уртаклашты. – Айван сабантуен үткәрүдә мәктәп директоры Альмира Гатауллинаның тырышлыгы бик зур. Авылларда әнә шундый янып–көеп йөрүчеләр булганда сабантуйлар яшәячәк. Аның чыгымнары аз түгел. Акчаны авыл халкыннан җыябыз.

Альмира Гатауллина белән дә сөйләштек.

—Узган ел 17 кеше 500 сум бирсә, быел — 38, ә 10 гаилә 1әр мең сум бирде, — дип сөйләде ул. — “Сафия” фермер хуҗалыгы 20 мең сум тапшырды. Арча станциясеннән Айваннан Зариф Сафин кияве Дамир Мөхәммәдиев кыйммәтле су җылыту җайланмасы бүләк итте. Болар бар да уеннарда катнашкан халык өчен бит. Сабантуен оештыручы команда намуслы, ышанычлы ир–егетләрдән тора. Алар: Ришат Шәмсетдинов, Булат Гәрәев, Фидәрис Зиннәтуллин, Илшат Кәримуллин, Нәфил Гатауллин, Рәнис Яһудин.

Айван сабантуенда түрдә чәй өстәле янында авылның тыл ветераннары утырды. Терлекчелектә эшләгән Тәвилә Кәримуллина, Сөмбел Әхмәдуллина, Әлфинур Миннебаева, Тәлыйга Хәйруллина, тимер юлда иң авыр хезмәтне башкарган һәм яңа гына 90 яше тулган Әсмабикә Гатауллина…

Бәйрәмне Альмира Мидхәтовна шаян сүз белән күңелле итеп алып барды. Кызыклы мәгълүматлар да әйтелде. Айванда 163 хуҗалык, 549 кеше яши. 13 кеше туган, 13 кеше үлгән. Хуҗалык- та 113 машина, 32 сыер бар.

Иң башта кыр батырлары Рәдис Касыймов белән Дамир Заһидуллин хөрмәтләп үтелде. Колгага сөлге бәйләү хокукы иң лаеклыларга бирелде. Кыр батырлары, тыл ветераннары, гомер буе шофер булып эшләгән, зират өчен җаваплы Рәшит Шәмсетдинов, орденлы механизатор Хәләф Хафизов, авылның киләчәген дәвам итүчеләрдән быел 1 сыйныфка укырга баручы Ислам Мусин (Сәрия–Мөслимнең 6нчы балалары), мәктәпне тәмамлаучы Ильяс Галимов (Хәлимә апаның оныгы), быел армиядән кайткан егетләр Радил (Лилия Мангуткина улы), Раил Зарипов (Кәүсәрия апа оныгы) — барысы да мәйданга чыгып, колгага сөлге бәйләде.

Казаннан яшь җырчы Ленар Яшен кайткан иде. Ул дәртле җырлары белән халыкка яхшы кәеф бүләк итте.

Барысы 25 төрле уен үткәрелде. Турникта иң озак асылынып торучы кем дип уйлыйсыз — Арча станциясеннән 77 яшьлек Ибраһим Гыйбадуллин! Гөлзилә Миңнулина кызы Айзиләгә гер күтәрү буенча тиңнәр булмады. Ераклыкка гер ыргыту буенча ярышка 21 хатын–кыз чыкты! Фидаил Шәфигуллин кызы Илгизәне уза алмадылар. Әле ул җиңел машина тартып та 1нче урынны алды. Капчык сугышында Арчадан 9 сыйныф укучысы Рифат Гайфуллин рәхәтләнеп аркылы бүрәнәгә менеп утырган, берәү дә селкетә алмады. Айваннан Алсу белән Мөнир Сөләймановлар үзләре бер кызык — бау белән тартышу, бер–берсен носилкага салып йөгерү дисеңме… Халык рәхәтләнә көлеп. Көрәштә баш батыр булып Айваннан Илдам Миннәшәев калды. Иңенә тәкә салдылар. Ат ярышында ике генә аргамак катнашты. Хуҗалары Рәфыйк Миңнуллин, Радил Шәмсетдинов. Алар санын арттырасы иде.

Бүләкләр бар да кеше күз алдына мәйданга тезеп куелган иде. Самавыр, микродулкынлы мич, пар белән пешерү кәстрүле, электр чәйнеге кебек кыйммәтле бүләкләр иде алар. Уеннарда катнашып, хәтта 8–9 мең сумлык бүләкләр җыеп кайтып китүчеләр булды. Уеннарда катнашырга кирәк шул. Үзеңә дә күңелле, башкаларга да. Алдан әзерләнсәң яхшы.

Милли уеннарыбыз безне көчкә, зирәклеккә, җитезлеккә, шаянлыкка, тапкырлыкка сыный. Я, ничек, киләсесенә әзерләнәбезме?

Румия Надршина

Чыганак: http://arskmedia.ru

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение