|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.06.2016
Җиңү паркында бәйрәм
Арчаның Җиңү паркында Россия көнен күңелле итеп билгеләп үттеләр.
Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе начальнигы урынбасары Резедә Шәйхетдинова катнашты. Алар халыкны бәйрәм белән котлады.
Үзешчән артистларыбыз сәхнәдә җырлап, биеп торды. Шигырь язучылар үз әсәрләрен укыды. Балалар төрле уеннарда үзләрен сынады. Янәшәдә генә балалар мәйданчыгы. Ял итү эскәмияләре. Паркта күңелле!
Чыганак: http://arskmedia.ru/
