События

Курса Почмакта зур бәйрәм 15.06.2016

Курса Почмакта зур бәйрәм

12 июнь Курса Почмак авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм булды – бу көнне биредә Мәдәният йорты ачылды. Бер яктан караганда, яңа дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки иске клубны яңартып эшләнгән, икенче яктан килгәндә, бу мәһабәт бинаның кай җире яңадан ким? “Хан сарае булган бу”, — ди авыл халкы да.

— Иске клуб иде ул. 24 ел шулай торды. 2 ел элек түбәсе дә ишелеп төште, дүрт стена гына калды. Ә клуб мәктәп бинасына урнашты. Тавыш яңгырый, сәхнә дә, пәрдәсе дә юк. 24 ел концерт, спектакль, тере артист күрмәдек. Халык мәдәниятка бик сусаган иде. Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховны да бу мәсьәлә бик борчыды. Ниһаять, район башлыгының рөхсәтен алды һәм ике ай эчендә шушы иске клуб бинасын сафка бастырды, — ди Курса Почмак мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова.

— Яшьләр өчен аеруча кирәк мәдәният йорты, — диде Кыяметдин Минһаҗев. – Югыйсә, күрше авылларга йөриләр.

— Авыл нәүмиз иде. Без яшь чакта клуб гөрләп торды. Руя Сәлахова концертлар, спектакльләр оештырды. Мин гармунчы идем, — дип искә төшерде Фаиз Идиятов.

Шуңа да 400 халкы булган Курса Почмак авылы өчен китапханәсе белән 120 урынлык мәдәният йортының сафка басуы чын бәйрәм булды. Ачылу тантанасына дөнья кадәр кеше җыелган иде.

— Бу – барлык авыл халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ике ай ярым элек кенә мөрәҗәгать иткән иде Шәйдулла Сәлахов. Мин дә карарын хупладым, ярдәм итәрмен, дидем. Бөтен авыл халкы күтәреп алды. Шулай бергә-бергә эшләгәндә генә уңыш була, — диде ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев. –Быел Мөрәле, Курса Разъезды, Яңа Чурилегә юл салына, сезнең юллар турында да уйларбыз. Авылны тагын да бизәп җибәрер.

— 12 ел элек җитәкли башлаган идем бу хуҗалыкны. Шуннан бирле клуб мәсъәләсе борчып торды. Һәр якшәмбе, бәйрәм көннәрендә өмәгә чыкканыгыз өчен рәхмәт. Бөтен авыл, аеруча яшьләр, авыл җирлеге, бухгалтерия, мәктәп хезмәткәрләре ярдәмгә килде. Кулы тимәгән кеше калмагандыр, — диде “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов һәм башлап йөрүчеләр Рөстәм Гатауллин, Тимербулат Хәсәнов, Илһам Рәхиев, Рәшит Сибгатуллин, Александр Лазарь, Рәмис Хафизов, Ринат Шәрәфиевка бүләк тапшырды.

Барлык авыл халкы исеменнән район һәм хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт сүзен авылның хөрмәтле кешесе Минҗан Галимҗанов белән мәктәп директоры Нурзилә Сабирҗанова җиткерде.

— Шәйдулла Сәлахов үзе кулына мастерок алып, өмәдә катнашты.  Сезгә аерым рәхмәт. Мәдәният учагы гөрләп торсын. Үзебез дә актив булыйк, — диде Минҗан Галимҗанов.

Авыл имамы Ибраһим Исмәгыйлев фатихасын биреп дога кылды. Символик ачкыч мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Фәсхиевага тапшырылды.

 

Без яшь чакта шау итеп яшәдек, клуб гөрләп торды. Бездән башка бер генә чара да үтмәде. Танылган җырчылар да килә иде. Хәзер дә шулай булсын. Чакырсалар без дә килербез әле. Үзебездә түгел, әллә нинди мәһабәт биналарда утырган кебек күңел сөенә бүген, — дип хисләрен белдерде хезмәт ветераны Гүзәлия Гыйниятуллина.

Мәдәният йорты гөрләр, Алла боерса. Соңыннан халык игътибарына тәкъдим ителгән концерт монда сәнгатькә гашыйк, талантлы яшьләрнең күп булуын күрсәтте. Яшьләр сәхнәдә биеде дә, җырлады да. Равил Фәсхиев, Айнур Ахунов, Эмиль Гыйззәтуллин, Рәмзилә Фәсхиева, Гөлгенә Рәхиева, Алисә Мотыйгуллина, Энҗе Башарова, Фирүзә Шиһапова һәм башкалар –берсеннән берсе оста.

Казанның Химиклар мәдәният сарае каршында эшләп килүче авылдашлары Данил Вафин җитәкчелегендәге “Хәзинә” ансамбле, бертуган Ганиуллиналар чыгышы бәйрәмне тагын да бизәде.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение