События

Арчада «Шатлык» лагеры эшли башлады 17.06.2016

Арчада «Шатлык» лагеры эшли башлады

Кичә Үрнәк агросәнәгать көллияте базасында урнашкан «Шатлык» балалар спорт һәм сәламәтлек лагере беренче смена балаларын кабул итеп, лагерь тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Ачылу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, әти-әниләр, әби-бабайлар да килгән иде.


1 сменага 70 бала килгән (һәр сменада 70әр бала булачак). «Җәй — балачак мохите» программасы нигезендә алар .иҗади яктан шөгыльләнеп, үзләренең сәләтен баетачак, яңа дуслар, яңа шөгыльләр табачак һәм, әлбәттә, ел буена җитәрлек егәр, көч туплап кайтып китәчәк.

Лагерьга берничә ел рәттән килүчеләр дә бар. Алар ел саен җәй җиткәнне зарыгып көтеп ала.

Икенче смена балаларны 4 июльдән 24 енә, ә өченче смена 28 июльдән 2 августка кадәр кабул итәчәк.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение