События

Иске Чүриле мәктәбендә җәен балалар ни белән шөгыльләнә? 20.06.2016

Иске Чүриле мәктәбендә җәен балалар ни белән шөгыльләнә?

Укучыларның җәйге каникуллары гөрли. Һәр ата-ана баласының җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтсен дип тели. Әлбәттә, әти-әниләр һәм мәктәп арасында тыгыз бәйләнеш оештырылган булса, бу үз  нәтиҗәләрен  бирә.

Иске Чүриле урта мәктәбе янына килүгә үк, балаларның гына түгел, ата-аналарның да кәефләре күтәрелә. Әнә бер якта агачтан ясалган җил тегермәне сәлам бирә, матур итеп ясалган ат һәм чәчәккә күмелгән олау күңелгә хуш килә, ә аллы-гөлле чәчәкләр арасында утырган пар аккошлар гүя аклык һәм сафлык өләшә.

Мәктәп тирә-ягы һәрвакыт чиста, бакчасында җиләк-җимеше, яшелчәсе үсә. Мәктәп бакчасында эшләүче укучылар да тырышып, үзебезгә булсын дип эшлиләр. Ашабаш авылыннан килеп укучы Гыйззәтов Евгений әйтмешли, эшләп ашаганга шулай тәмле инде бу кишер – чөгендерләр.

Ә башлангыч сыйныф укучыларының анда-монда эшләре юк, аларның үз дөньялары. Мәктәп базасында оешкан “Кояшкай” лагерына йөри алар. Лагерьда быел 30 бала тупланган. Юл уңаеннан мәктәп ишегалдында иртәнге физик күнегүләр ясау белән мәш килгән малай-кызларны сөйләштереп чыктык. Җәйге лагерь ошыймы, ниләр белән шөгыльләнәләр икән?

1-4 сыйныфлардан тупланган балаларны ике төркемгә бүлгәннәр. Отряд исемнәре дә заманча — безнең балачактагы “Дуслык” белән “Чебурашка” түгел, ә “Смешарики” һәм “Кнопка”. Иң актив, тырыш һәм җитез укучылар төркем командиры вазыйфасын башкара.

Балалар белән әңгәмәбез:

-Лагерьда шундый рәхәт, кайтасы да килми. Тәмле итеп ашаталар, көн саен банан, груша, сок бирәләр, — дип дәррәү кубып туклану тәртибе белән таныштырудан башланган иде, футбол уйнау, китаплар уку, рәсем ясау, экскурияләргә йөрү турында сөйләү белән төгәлләнде.

-Балалар, чыннан да, бик теләп, ошатып йөриләр. Араларында бер көн дә калдырмаучылар бар, — ди лагерь начальнигы Раушания Вилданова. – Иртәнге сәгать тугызынчы яртыдан көндезге сәгать икегә кадәр тәрбияви дәресләр дә уздырабыз, табигатькә алып чыгабыз, экскурсияләргә барабыз. Лагерьга йөрүчеләр белән башлангыч сыйныф укытучылары – барлыгы 5 кеше шөгыльләнә. Иске Чүриле авыл җирлегемедицина хезмәткәре Ләйсән Хасанова да берөзлексез балалар янында.

Балалар юктан гына тәмле итеп ашау турында сөйләмәгәннәр икән. Лагерьда ике тапкыр туклану каралган. Иртәнге якта боткалар, төшкесенә исә беренче-икенче ашлар, камыр ризыклары бирелә. Өйләренә кайтыр алдыннан көн саен җиләк-җимеш таратыла.

-Ашханәдә ике кеше эшли. Кызлар барысы да тырыш, ризыкларны күңел биреп әзерлиләр. Азык продуктлары да даими рәвештә кайтып, яңартылып тора, — ди завхоз Ләйсән Зыятдинова. – Яшелчә, җиләк-җимеш, натураль соклардан өзелгән юк. Рационда сөт продуктлары, балык, тавык ите дә бар. Балаларның лагерьда ял итеп кенә калмыйча, организм өчен файдалы ризыклар белән дә туклануына үзебез дә сөенеп бетә алмыйбыз.

Мәктәп яны лагерьлары тиздән үз эшләрен төгәлләп, укучыларны өйләренә таратачак. Имин һәм файдалы җәйләр сезгә, балалар! Сентябрь аенда барыгыз да исән-сау булып, яңа көчләр белән укуларны башларга язсын!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение