События

Кушлавыч музее Дәүләт Советыннан килгән кунакларны кабул итте 21.06.2016

Кушлавыч музее Дәүләт Советыннан килгән кунакларны кабул итте

Бүген Арчада ТР Дәүләт Советының күчмә утырышы узды. Утырышка кадәр Дәүләт Советы депутатлары һәм Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы туризмына кертергә, киләчәктә кешене кызыксындырырлык, ял итәргә уңайлылык тудыра торган һәм бер үк вакытта милли рухны саклаган урыннарны барлап, карап йөрделәр. Безнең районда ике төркем Кушлавычка һәм Яңа Кырлайга — Тукай рухын саклаган җирләргә юл алды. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов озатып йөрде.

Кушлавычта кунакларны авылның һәм районның үзешчән снгать осталары җыр-биюләре белән каршы алып, кунакларны да рәхәтләнеп биетте. Милли йолаларны саклаган күренешләр, гармун моңы депутатларны еллар томаны артында калган яшьлек елларына алып кайтып, күңелләрен авыл урамнары буйлап йөртте сыман.

Габдулла Тукай музеенда алган тәэсирләре турында киләчәк елларда үткәнгә кайта-кайта сөйләшер әле алар. кунаклар арасында дәүләт Советының икътисад бүлеге җитәкчесе Рафис Тимерхан улы Борһанов та бар иде. Балачагы, мәктәп еллары Арчада узган егеткә бу яклар бик кадерле. музейда ул әтисенең фотосын да күрде. Үзвакытында музейны оештыруда күп хезмәте кергән Тимерхан абый турында биредә якты хисләр белән искә алалар.

Музейда булганнан соң кунаклар Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең каберен зыярәт кылып, шагыйрьгә куелган һәйкәлгә чәчкәләр салды.

Биредән алган тәэсирләре белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова безнең белән дә уртаклашты: «Кушлавыч җитрендә, музейда атмосфера шулкадәр җылы, өйдәге сыман рәхәт. Бүген безне якты йөз белән каршы алучылар алар Тукай рухын, татарның гореф-гадәтләрен саклап яшәүчеләр», — дип бәяләде ул.

Чыганак: http://arskmedia.ru/



Возврат к списку


0
Guest
Текстта хаталар бар. Рафис Борхановнын вазифасы алай аталмый. ТР Дэулэт Советынын кучмэ утырышы дигэнсез. Аны да ачыкларга кирэк. Дэулэт Советындагы берэр комиссия, Президиум утырышы тугелме?
Имя Цитировать 0
Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение