События

Наласада — мәктәп, көллияттә һәйкәл ачылды 23.06.2016

Наласада — мәктәп, көллияттә һәйкәл ачылды

Бүген, 23 июнь көнне Наласа авылында шатлыклы вакыйга булды — ныклап төзекләндерелгән урта мәктәп бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Узган ел да ныклап төзекләндерелгән мәктәпнең иң беренчесе Арча районында ачылган иде, быел да бу матур традиция дәвам итте.

Наласа халкы мәктәп яңарганга сөенә, асфальт юл килгәнгә шатланып бетә алмый.

Шушы ук көнне Энгель Фәттахов белән Илшат Нуриев Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Габдулла Тукайга бюст–һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение