События

Әстерхан татарлары Арчада кунакта 24.06.2016

Әстерхан татарлары Арчада кунакта

Арча ягы- кунакчыл як».  Бу гыйбарәнең хак икәненә 23 нче июнь көнне Әстерхан өлкәсеннән килгән  татарлар тагын бер кат инангандыр.  Районыбызга кем  генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә. Бу көнне дә милләттәшләребез  Яңа Кырлай, Кушлавыч авылында кунакта булдылар.Иң беренче кунакларны Яңа Кырлай мәктәбе кабул итте. Мәктәп директоры Энҗе Фәрук кызы кунакларны мәктәп белән, заманча җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән, укучылар кулы белән ясалган кул эшләре ясалган күргәзмәләр белән таныштырды.  

Укучылар көче белән оештырылган  Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган концерт та кунакларда бик җылы тәэсирләр калдырды. Яңа Кырлай мәктәбендәге очрашу милләтебезнең гимнына әйләнгән “Туган тел”не бергәләп җырлау белән тәмамланды.  Тукай туган якка сәяхәт Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда дәвам итте.  Милләттәшләребез һәр экспонат белән җентекләп таныштылар. Алган тәэсирләре белән уртаклашу чәй өстәле артында дәвам итте.  Кушлавычтагы Г.Тукай музеенда һәм һәйкәле янында булдылар, аның иҗатын искә төшереп, шигырьләрен сөйләделәр һәм җырларын җырладылар . Регионара  хезмәттәшлек итү һәр ике як өчен дә файдалы һәм дәвамлы булсын иде.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение