События

“Җидегән чишмә”нең “Спутник” труппасы зур җиңү яулады 25.06.2016

“Җидегән чишмә”нең “Спутник” труппасы зур җиңү яулады

Арча мәдәният йортының “Җидегән чишмә” Арча халык театры “Спутник” труппасы – Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек” театр студиясе коллективы (режиссеры Рафис Сәлахетдинов) Аманулланың “Әле кичә генә яз иде” спектаклен тәкъдим итеп, “Иделкәем” Республика бәйгесендә икенче урынны яулаган һәм видеокамера белән бүләкләнгән иде. 

Икенче сезонда шушы ук коллектив Илгиз Зәйнинең “Ай кызы” спектаклен күрсәтте һәм яңадан зур җиңүгә иреште – лауреат булды. Әле күптән түгел “Спутник”лылар яңадан “Иделкәем” балалар, яшүсмерләр театр һәм курчак коллективларының Республика бәйгесендә зур җиңү яулап лауреат булдылар, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятны үстерү үзәге дипломы белән бүләкләнделәр.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение