События

Якташыбыз Фәрид Низамиев: «Матди хәлем ял итәрлек дәрәҗәдә арымавымны күрсәтә» 28.06.2016

Якташыбыз Фәрид Низамиев: «Матди хәлем ял итәрлек дәрәҗәдә арымавымны күрсәтә»

Эстрадага әле күптән түгел генә тәүге адымнарын ясап, “Ялгыз сөю” җыры белән яшь кызларның башын әйләндергән җырчы егетебез Фәрид Низамов җәйге ял турында башына да кертеп карамый икән.

Ни өчен? Ял турында уйламаска нинди җитди сәбәпләре бар икән егетнең? Шул хакта Фәриднең үзеннән белештек.Җәй айларында каядыр чит илләргә чыкканым да, ял йортларына ял итәргә барганым да булмады. Дөресрәге, ул турыда уйлаган да юк. Уй керсә, тормышка ашырып булыр анысы, Алла боерса, ләкин анысы соңрак. Мәзәк искә төшә: «Матурым, мин акчаларны санадым да, үзебезнең ял итәрлек дәрәҗәдә үк арымавыбызны аңладым!» — дигән. Дөресен әйтергә кирәк, матди як шулай ук әлегә мөмкинлек бирми, чөнки беренче чиратта иҗатымны тамашачыга житкерәсем бар, ә бу шактый зур чыгымнар таләп итә.

Әйткәнемчә, җәй минем өчен мәшәкатьләрнең киресенчә арткан чоры. Авыл егете икәнемне дә онытып бетереп булмый, Арча районы Өтнә авылына кайтып, әти — әнигә ярдәм итәсе дә бар, эшлисе эшләрнең исемлеге әзер, сине генә көтәбез, диде әти! Эшемнең тагын бер тармагы – мәҗлесләр үткәрү. Туктаусыз әзерлек сорый торган эшем Рамазан аеннан соң кабат башланып китә. Шушы эшләр белән беррәттән яңа җырлар да яздырыла. Җыр язу ярты эш булса, аны техник яктан камилләштерү иң авыры. Монда аранжировка, инструментлар яздыру, тавыш һ.б. ны үзең теләгәнчә эшләп чыкканчы, җыр ошамый да башларга мөмкин! Хәзер менә яңа клип буенча да уйланабыз, әлегә җырны сайлыйбыз. Җырына карап сюжетын да язасы бар, геройларын табарга һ.б. менә шулай итеп, ял турында уйларга вакыт та калмый кебек. (Көлә)

Әле шулар арасына футбол уйнауларны да кертсәм… Ураза аенда гына туктап торырга туры килә! Дуслар белән очрашып су коену, кич утыру чаралары оештырырга планда бар, анысы. Ял дигәне шул булыр инде, ләкин ис китми, киресенчә, көннәр генә бушка үтмәсен, эшләгән эшнең нәтиҗәсе күренсә күңелле! Канәгатьләнерлек нәтиҗәләргә ирешкәч ял итәрбез әле! Күңелле, уңышлы җәйге яллар барыбызга да!” – дип бик позитив рухта саубуллашты безнең белән Фәрид.

Фәрид, үзеңнең дә тырышлыкларың бушка узмасын! Эш агачың матур җимешләрен биреп куандырсын!

Чыганак: Шәһри Казан


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение