События

Хуш мәктәп, үз күрдең! 26.06.2016

Хуш мәктәп, үз күрдең!

Бәйрәм район хакимиятенең бакчасында башланып китте. Йолдызлар аллеясында тагын ике йолдыз кабынды. Быел 11 сыйныфны тәмамлаган Арчаның 1нче мәктәбеннән Булат Мөхәммәтнуров һәм Иске Чүриле мәктәбеннән Штерә егете Динар Җәләев район үзәгендә үз йолдызларын кабыздылар. Район җитәкчелеге аларны иң лаеклылар дип тапты һәм дәрәҗә белән егетләргә зур җаваплылык йөкләде. Тантанада район бапшкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

Кичке сәгать 6да бәйрәм Арча стадионында дәвам итте. Биредә медалистларны, район стипендиантларын, олимпиадаларда җиңүчеләрне, аларның укытучыларын, мәдәниятта, спортта уңышка ирешүчеләрне котладылар. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Соңыннан Казаннан килгән татар эстрада җырчылары концерт куйды. Бәйрәм дискотека белән төгәлләнде.

Хәерле юл сезгә, егетләр һәм кызлар!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение