События

Җиңү белән кайттылар 09.07.2016

Җиңү белән кайттылар

Июнь аенда Арчаның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары  бочче уеннары буенча Чистайда узган ТР чемпионатында катнашып кайтты.

9 район һәм шәһәрдән 27 уенчы, һәр командада өчәр спортчы бар иде. Арча районы командасы составында Тимур Рәхмәтуллин, Гөлүсә Гарифҗанова һәм Ралинә Шакирова чыгыш ясады, Тимур белән Гөлүсә –  икенче, Ралинә дүртенче урынга лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең балалар командасы икенче урынны алды.

Өлкәннәр арасында Айрат Низамов (1 урын), Рамил Шәрәфетдинов (2 урын), Зилә Сөнгатуллина (4 урын) катнашты. Алар 11 район һәм шәһәрдән килгән 30га якын катнашучы белән көч сынаш-ты һәм командалар арасында 1 урынга лаек булдылар.

Менә шундый яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады быелгы уку елын безнең бочче спортчылары. Гомумән, 2016 ел алар өчен уңышлы булды. Команданың капитаны Рамил Шәрәфетдинов Тула шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында катнашты. Быел без тагын берничә республика һәм төбәкара ярышларда җиңү яуладык. Инвалид балаларны ярышларга йөртү өчен автобус бирделәр. Һәм тормышыбыз тагын да ямьләнеп китте! Тик тагын бер хыялыбыз бар: безнең кебекләр өчен спортзалда шома идәннәр дә булса иде. Тупларны рәхәтләнеп тәгәрәтер идек тә, шөгыльләнү вакытында күңелләребез тагын да үсәр иде…

Фәрит Минхәиров,

бочче буенча Арча районы командасы тренеры

Чыганак: http://arskmedia.ru

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение