События

Арчада үрнәк парларны котладылар 11.07.2016

Арчада үрнәк парларны котладылар

Район ЗАГСы озак гомер кичергән матур парларны җыеп хөрмәтләде. Алар: Арчадан Фирая һәм Ринат Алмаевлар, Яңа Кишеттән Рауза һәм Радик Кәримовлар, Яңасаладан Саҗидә һәм Николай Бламыковлар, Сөрдедән Гөлфия һәм Фәрит Салиховлар. Юбилярларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде.

Дулкынландыргыч вакыйга. Балалар, оныклар, туганнар, дуслар, авыл җирлекләре башлыклары… – бар да юбилярларны котлый.

Ә ничек итеп гаиләне сакларга, балаларны ятим итмәскә – аның сере бер: сабыр булырга һәм авырлыкларга бирешмәскә. Кайсы юбиляр белән сөйләшсәң дә фикерләре шундый. Бу яңалык түгел, әмма аны гомергә тормыш девизы итеп алырга кирәк.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение