События

“Без — Тукай оныклары” чатырлы ял аланындагы дүртенче көн 08.07.2016

“Без — Тукай оныклары” чатырлы ял аланындагы дүртенче көн

Аланның дүртенче көнендә балаларны күңелле музыка уятты һәм алар иртәнге зарядкага тезелде.

Туклыклы аштан соң аланлыларны мәдәният йорты бинасына җыйдылар. Биредә аларны танылган журналистлар көтә иде.

Иң беренче сәхнәгә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналисты, иртәнге тапшырулар редакторы һәм алып баручысы, үзвакытында Яңа Кырлай урта мәктәбендә белем алган Фәридә Төхфәтуллина күтәрелде. Үзе белән таныштырганнан соң, Фәридә Фердинант кызы телесюжетлар эшләү осталыгы турында сөйләде. Аланлылар да, группаларга бүленеп, “Безнең лагерь”, “Агач”, “Машина”, “Күбәләк” дигән темаларга сюжетлар эшләп карады. Яшүсмерләрне нинди темалар кызыксындыруы да ачыкланды.

Икенче булып, сүз “Безнең гәҗит” газетасы редакторы Илфат Фәйзрахмановка бирелде. Ул телеведениедә чыгышлар вакытында, репортажлар алганда килеп туган кызыклы һәм көтелмәгән хәлләр турында сөйләде.

“Ялкын”журналының әдәби бүлек җитәкчесе Ләйсән Фәйзуллина бер төркем укучылар белән “Ничек журналист булырга?” дигән темага мастер-класс үткәрде, бу өлкәдә үзләрен сынап карарга теләгән укучыларга киңәшләрен бирде.

Бу көн чын “Журналистика көне”нә әверелде. Аланлылар белән очрашуга татар ди-джейлары Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Әбри Хәбри, продюсер Алмаз Гыйльметдинов килгән иде. Алар укучыларга журналистика өлкәсенең серләре турында да сөйләде, уеннар да уйнаттылар. 

Төшке аштан соң аланлылар остаханәләргә юнәлде. Һәр укучы үзе теләгән остаханәдә алдагы көндәге шөгылен дәвам итте. Остаханәләрдәге эшчәнлекнең нәтиҗәләрен дә күрергә мөмкин иде. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең инде әзер эшләнмәләре дә бар, курчак театры, фольклор һәм бию остаханәләренә йөрүче укучылар да шактый шомарган.

Әйдаманнар да укучыларны гел шөгыльләндереп кенә торалар. Бүген алар күңелле скетчлар да әзерләделәр, спорт уеннарына да катнаштылар. Аланлыларның кичләре дә күңелле һәм файдалы итеп оештырылды.

Чыганак: http://arskmedia.ru

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение