События

Арча стадионы янындагы күлдә коенасылар бар әле! 10.07.2016

Арча стадионы янындагы күлдә коенасылар бар әле!

Арча тавыннан баскычтан төшкәндә төзелеш манзарасы ачыла. Җирләр казылган, йөк машиналары балчык, ком ташый, зур–зур тракторлар мәйданны тигезли, тыгызлый, төзүчеләр мәш килә.

Әле 12 майда гына 2016 елда Татарстан Республикасында Су саклау зонасы елы уңаеннан “Казансу елгасының яр буе, Арча шәһәре” проекты  эскизын тикшергәннәр иде. Озак та үтмәде Казансу елгасы буенда ясалма күл, ял паркын эшли башладылар. Төзелеш бүген нинди хәлдә – шул мәсьәләне өйрәндек.

Эш барышын фотоларга төшереп, биредә эшләүчеләр белән сөйләшкәндә яныбызга Арчадагы ширкәтнең техника куркынычсызлыгы инженеры Альберт Кәшәфетдинов килеп җитте.

– Төзелештә каскасыз йөрергә ярамый, – дип каска сузды ул һәм техника куркынычсызлыгы буенча кыскача гына инструктаж үткәрде. Ул “КамАЗ” төзелешендә катнашкан тәҗрибәле төзүче булып чыкты.

– Бүген биредә барган эшләр Арча өчен зур төзелеш, – диде ул.

Ә прораб Александр Логинов Әрмәнстанда җир тетрәүдән соң җимерек- лекләрне бетерүдә, тө- зелештә катнашкан кеше.

– Безнең эш җиргә ком түшәү, брусчаткалар, бетон җәю, электр энергиясе кертү, агачлар утырту, тирәлекне яшелләндерү һ.б.дан гыйбарәт, – дип сөйләде ул. – Тукталып торган юк, эш бара. Ә Балтач ширкәте егетләре җир эше белән мәшгуль.

Янәшәдә коймалап алган Арча стадионы эчендә дә эш бара.

– Монда спортның экстремаль төрләре буенча парк булачак, – дип таныштырды мастер Самат Таепов. – Җирне бетонладык, юлын тигезләп, ком түшәдек, тыгызлап, брусчаткалар җәябез.

Саматка 23 яшь. Финансист. Төзүчелеккә укыйм, ди.

“КамАЗ” белән Фәнис Сафиуллин килеп туктады.

– Балчык, ком ташыйбыз, – диде ул. – Шоферлар көнгә 8–10 булабыз. Әйбәт елга комын Казаннан алып кайтабыз. Күбрәк Арча районы карьерларына барабыз. Көнгә 15 рейска кадәр ясыйбыз.

– Хезмәт хакы алган бармы?

– Әйе.

– Ризамы?

– Арча жире өчен әйбәт хезмәт хакы алабыз.

Йөк ташучы машиналар, экскаватор, бульдозерлар белән Балтач ширкәте прорабы идарә итә. Кояшта каралып беткән прораб Рәсим Саттаров   умартачылар кия торган сеткалы эшләпә киеп җибәргән.

– Әнә, теге бакча башындагы умарта кортларыннан сакланып кидем мин бу эшләпәне, – дип елмайды ул. Һәм сөйләп китте:

– Без элеккеге “ПМК”дан оешып калдык. Су осталары инде без. Буа, ясалма күлләр безнең эш. Бүген монда безнең 5 техника эшли. Тагын бер бригада чишмәдән, җир казып, торбалар салып, су суза. Барысы 16 булабыз. Башта биредә яшел чирәм, сазлык иде. Язгы ташу вакытында су басмасын өчен җирне күтәрттек. 23520 тонна балчык ташыдык, әле һаман ташыйбыз. Күл урынын казыдык, тирәнәйттек.

– Шундый зур төзелеш куркытмадымы?

– Юк, безнең өчен таныш эш бу.

Күл казылган, тирәсенә балчык салып, һаман да биегәйтү эшләре бара. Җир эше төгәлләнеп килә. Арча тавыннан бирегә килү юлына ком түшәлеп, брусчаткадан юллар ясарга әзерләнәләр. Төзүчеләр августка өлгертәбез, диләр. Киләсе елда да эш булачак, дип өметләнәләр. Казансу елгасының ике як ярында пляж буласы.

Румия Надршина

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение