События

Яңа Кырлайдагы ял аланына төрле төбәкләрдән балалар җыелды 06.07.2016

Яңа Кырлайдагы ял аланына төрле төбәкләрдән балалар җыелды

Төбәкара “Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланы

4 июль көнне “Без –Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Арчамуниципаль районы, мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды.

Катнашучылар географиясенә килсәк, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, шулай ук Удмуртия, Мари-Эль республикаларыннан, Саратов өлкәсеннән, Казахстаннан 12-17 яшьлек 150 яшүсмер катнаша. 

Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайнын тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханә дәресләре уздыру, Кушлавыч авылы, Г.Тукай мемориаль, «Казан-арты» этнография, Әлифба музеена сәяхәт кылу күздә тотыла.

Аланда остаханә дәресләре 3 профиль буенча корыла: лингвистика, тарих, ММЧ, мәдәният һәмсәнгать. Бик күп төрле даирә вазифаи затлар, галимнәр, матбугат һәм мәдәният-сәнгать әһелләре килүе көтелә.

Чатырлы ял аланын ябу тантанасы 9 июль көнне узачак, Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның килүе көтелә.

Тантаналы ачылыштан соң, аланның икенче көне дә күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, аланлылар тулы автобуслар белән Кушлавычка юл тотты. Укучылар Кушлавыч авылындагы Г.Тукай музеенда булып, шагыйрьнең тормыш юлы, туганнары турында күп мәгълүмат туплады. Музейга сәяхәттән соң, аларны төрле аланнарда эш көтеп тора иде. Иң күңеллесе, мөгаен, “Тукай иҗатын өйрәнеп, кем миллионер була ала?” исемле аланда булгандыр.Тирән белемле укучылар бер дә сынатмады, дипломнар һәм төрле призлар белән бүләкләнделәр.

Төшке ашка аланлылар яңадан Яңа Кырлай урта мәктәбенә кайтып җитте.

Ял аланын ачу тантанасына балалардан мәгарифне үстерү институты галимнәре тарафыннан керү тестлары эшләтелде. Эшләрне тикшереп анализлаганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләр билгеле булды: балаларның Г.Тукай иҗатын, тормыш юлын өйрәнергә теләкләре бар икән!

“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының ачылу тантанасына дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина ,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Ринад кызы Бәдриева,  Арча муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов, Арча муниципаль районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов килде. Бәйрәм әйдаманнарның җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Кичке сәгать алтыда аланлылар үзләренең чыгышларын тәкъдим итте. Чынлап та, ял аланына бик сәләтле укучылар гына җыелган икән. Алар җырлады да, биеде дә, Г.Тукайның әсәрләрен сәнгатьле итеп тә укыдылар. Шулай итеп,“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының икенче көне дә гаять тә файдалы һәм күңелле узып китте.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение