События

Апаз мәктәбендә спорт корылмасы ачылды 03.07.2016

Апаз мәктәбендә спорт корылмасы ачылды

1 июль көнне Апаз урта мәктәбендә спорт мәйданчыгы ачылды.

Халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту өчен нинди генә чаралар күрелми хәзер. Менә Апаз мәктәбе укучылары, авыл яшьләре өчен бөтен шартлары булдырылган спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды.

Үзенә күрә бәйрәмгә әверелгән чарага авыл халкы, укытучылар, балалар, авыл яшьләре, кунаклар килгән иде.— Мәйданчык бик ошады.Без монда дуслар белән бергәләшеп, күңелле итеп уйнаячакбыз, – диделәр мәйданчыкта мәш килеп волейбол уйнаучы кызлар беравыздан.

Күптән көтелгән бу вакыйга без бик шат. Бик зур рәхмәт шушы спорт мәйданчыгын бүләк иткән республика, район җитәкчеләренә, хөкүмәтебезгә. Балаларыбыз мәйданчыкта үзләрен физик яктан ныгыта алачаклар.

Чыганак: http://arskmedia.ru

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение