События

Арчада ашламаны… үстерәләр 28.07.2016

Арчада ашламаны… үстерәләр

25 июльдә унбер районның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, республиканың төрле хезмәтләре вәкилләре Арча сорт сынау участогына җыйналды.

— Бүген бирегә без туфрак эшкәртү алымнары, уңыш алуны арттыру юллары турында сөйләшергә җыйналдык, — диде респуб- лика авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. — Без туфракны нәрсә өчен эшкәртәбез соң? — дип сорады ул һәм җавабын да бирде: — Тамыр системасы үзен рәхәт хис итсен өчен. Ә моңа туфракны яхшылап эшкәртеп кенә ирешеп була.

Семинарда катнашучыларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Ул район белән таныштырып үтте, башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

Арча сорт сынау учас- тогы урнашкан “Игенче” ширкәте басуларында быел юньләп яңгыр яуганы юк. Ә менә игеннәрнең торышына карап һич тә корылык кичергәннәр димәссең.

— Быел 3 тапкыр азотлы ашлама белән кыяктан тукландыр- дык, — ди “Сервис-                             Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов. — Шулай итеп кенә коткарылып калган игеннәр бу.

Соңгы елларда ширкәт туфракны сукалау технологиясенә кире кайтып бара. Авыл хуҗалыгында нинди генә тәҗрибәләр ясап каралмады. Берзаман суканы уйлап тапкан кешене дошман дип игълан иттеләр, камылга чәчү дигән нәрсә килеп керде. Туфракны кузгатмый гына чәчә башладылар. Басуларны чүп басты, туфрак шундый тыгызланды ки, дым аскы катламга үтеп керә алмый башлады. Җитмәсә, соңгы вакытта җәйге айларда яңгырлар да читләтеп үтә.

Семинарда “Дискаторларга — юк!” дип язылган плакат эленгән иде. Суканы сүккәндә дисклы туфрак эшкәрткечләрне бик тә мактыйлар иде. Сукаларны күпләр металлга ук тапшырып бетерде. Министр урынбасары дискаторлар кулланырга җыенучыларны “корткычлар” дип атады, әмма аларны металлоломга тапшыра күрмәгез, сүз монда туфракны төп эшкәртүдә кулланмау турында бара, диде. Ул дисклы туфрак эшкәрткечләрне ни өчен кулланырга ярамаганлыгын күргәзмә мисал белән аңлатты: эт эчәгесен алып пычак белән кискәләде — диск чүп үләннәрен шулай турый, һәр киселгән өлештән яңа чүп үләне үсеп чыга.

Семинарда бик күп төрле туфракны тирәнәйтеп эшкәртү җайланмалары күрсәтелде.

Шулай ук сидерат культуралар игүнең файдасы турында сүз барды. “Игенче” ширкәтендә аларны киң файдаланалар.

— Минераль ашламаларга бәя төшмәячәк, — диде И. Габдрахманов. — Шуңа күрә горчица, шепкән һ.б. сидерат культуралар игүне киң куллану отышлы булачак.

“Сервис-Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов горчица мәйданнарын 2500 гектарга җиткерәчәкләрен әйтте. Бер гектар горчица туфракка 280 килограмм азот, 360 килограмм фосфор, 200 килограмм калий, 9,5 тонна органик ашлама бирә икән.

Сорт сынау участогында ширкәт өчен утырту бәрәңгесе дә үстерәләр. Баш агроном Марат Вахитов икенче икмәкне игү технологиясе турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешмалар төрле корткычларга каршы көрәш чаралары тәкъдим иттеләр.

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение