![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Ничек башласаң – шулай бетерәсең
Ватан” ширкәтенең борчак басуы. Теземнәр каршына комбайннар туктаган. Хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков, баш агроном Рәис Рамазанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов комбайнчыларга тагын бер тапкыр эш тәртипләрен аңлатып, урып җыюны исән-сау башкарып чыгуларын теләделәр.
Апаз һәм Хәсәншәех авыллары мәчетләре имам-хатыйблары Наил һәм Шамил хәзрәтләр үзләренең хәер-фатыйхаларын бирделәр. Шамил хәзрәт дога укыды.
Дога белән башланган эш хәерле була. 200 гектардагы борчак яңгырларга кадәр җыйнап алынды. Уңышы да әйбәт – гектардан 30 центнер.
Чыганак: http://arskmedia.ru