События

Арчада велойөреш узды 02.08.2016

Арчада велойөреш узды

1 август көнне Арча шәһәрен бер күренеш ямьләде: Банк, Вагыйзовлар, Астроном, Интернационал урамнары буйлап велосипедчылар узды. Спортның бу төре Арчада узган елдан бирле май аеннан башлап октябрьгә кадәр дәвам итә. Велосипед сөючеләр үзләренең “тимер атлары” белән һәр айның 1нче көнендә Арча урамнары буйлап сәяхәт итә. Бу төр транспорт чарасы райондашларыбыз арасында популярлаша бара: хәзер шәһәребез урамнарында велосипедта йөрүчеләр дә еш күренә, акциягә килергә теләүчеләрнең саны да гел арта бара. Бүгендә 100 дән артык кеше килгән иде.

Республикада үтүче велосипедта йөрү акциясендә меңәрләгән кеше катнаша, димәк, халык сәламәт яшәү рәвешенең серләренә төшенә башлаган. Арчабызда велосипеды булмаучылар өчен аны “Арча” спорткомплексында һәм “Арча” стадионында прокатка алырга мөмкин. Велосипедлар кую өчен махсус урыннар ясалды.

Ә бүгенге велосипедчылар “Татарстан командасында бул” проектының “Сәламәтлек чакрымнары” акциясенә кушылды. Арада таныш йөзләр дә бар икән: әнә, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе секретаре Лилия Завялова 7 яшьлек кызы, 5 яшьлек улы белән килгән. Әнисе дә бар, ул көч биреп озатып, каршы алды. Әнә “Казан арты” музее директоры Ришат Камалов, Кәче мәктәбенең физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин… Хәйдәр абыйга килгәндә, ул “Татарстан командасы” җәмәгатьчелек инициативасының активисты, балачактан велосипедны дусты дип саный. Мондый велойөрешләрнең даими  катнашучысы да ул. “Велосипедта йөрергә яратам мин, шуңа күрә җай чыккан саен утырырга тырышам. Ашыгыч булмаганда эшкә — Арча станциясеннән Кәчегә дә велосипедта баргалыйм һәм һәркемгә йөрергә киңәш итәм. Чөнки җайлап даими йөргәндә сәламәтлекне сиздереп яхшырта. Быел каникулга таралышканда укучыларга да киңәш бирдем: җай чыккан саен велосипедта йөрергә, йөгерергә”, — дип сөйли укытучы.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение