События

Арчада эш урыннары бар, эшчеләр кирәк 04.08.2016

Арчада эш урыннары бар, эшчеләр кирәк

4 августта арча шәһәрендә «Раифа» ширкәтенең яңа бинасын ачу тантанасы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

Районда  эш урыннары арту куанычлы хәл, — диде ул. — сезгә уңышлар гына телибез.

Заманында Арчада «Промкомбинат» дип аталган предприятие бар иде. Казан эшмәкәрләре шуны саклап кала алды. Иң мөһиме — тәҗрибәле кадрлар сакланды. Яңа бина да шунда, янәшәдә генә. Биредә шартлар, мөмкинлекләр күпкә уңай.

ширкәттә төрле заказларны тегәләр, дизайн цехы да бар.Бүгенге көндә эшләргә 60 кеше кирәк, әлегә 30 дан артык кына. Эшкә килүчеләр күбәеп китсә, 100 кешене эш урыны белән тәэмин итеп булачак.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение