События

Субаш-Аты авылында әдәби мәйдан узды 09.08.2016

Субаш-Аты авылында әдәби мәйдан узды


7 август көнне Субаш-Аты авылы китапханәчесе Сулыкларны саклау елына карата Кооператив урамында яшәүчеләр өчен әдәби мәйдан үткәрде. Чараны китапханәче суның кеше тормышындагы әһәмияте турындагы чыгыш белән башлап җибәрде.

Нәгыймова Роза авылыбызның елга,чишмәләре тарихы турында сөйләде. Балалар шигырьләр сөйләделәр.Соңыннан китапханәче яңа газета һәм журналлар, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Аларда язылган гыйбрәтле мәкаләләрне һәм яңа китаплардан өзекләрне укып күрсәтте. Китап укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклашты, викторина үткәрелде, җиңүчеләр бүләкләнде. Мондый чараны һәр урамда оештыру күздә тотыла. Чара барышында яңа китап укучылар да язылды.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение