События

Татарстан” ширкәтендә хезмәтне саклау буенча район координацион советының күчмә утырышы булды 11.08.2016

Татарстан” ширкәтендә хезмәтне саклау буенча район координацион советының күчмә утырышы булды

Урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү максатында ел саен айлык уздырыла. Ул быел 18 июльдә башланып 17 августта тәмамланырга тиеш. Ләкин хезмәт куркынычсызлыгын саклау ул ниндидер датада гына тукталып калмый, ел әйләнәсендә сакланырга тиешле чара.

10 август көнне “Татарстан” ширкәтендә хезмәтне саклау буенча район координацион советының күчмә утырышы булды. Аны район башкарма комитеты рәисе урынбасары, хезмәтне саклау буенча координаөион совет рәисе Рамил Гарифҗанов алып барды.

“Татарстан”ны сайлавыбыз юкка түгел, — дип башлады ул сүзен. — Районда сезне башкаларга үрнәк итеп күрсәтәсебез килде. Чөнки соңгы 5 еллык нәтиҗәләргә күз салсак, сез хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча тулы куәттә, барлык таләпләр буенча эш алып барасыз”.

Чыннан да, оешманың үрнәк итеп күрсәтерлек яклары  күз алдында. Хуҗалык җитәкчесе Рүзәл Мәрданов совет вәкилләрен басудагы эш барышын күрү, хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы саклануын тәэмин ителешен дәлилләү максатыннан комбайнчылар янына алып барды. Басу читендәге бер почмакта палаткалар корылган, янында кул югычлар тезелеп тора. “Ерак басуларда эшләгәндә һәрвакыт шулай бездә, — дип таныштырып китте хуҗалыкның хезмәт куркынычсызлыгын саклау белгече Гөлнара Насыйрова. — палаткаларның берсе туклану, икенчесе ял итү өчен хезмәт итә. Механизаторларга көнгә өч тапкыр туклану оештырылган, ризыкны ашханәдән китерү өчен махсус машина куелган. Басу читендә һәрвакыт су тулы машина (янгын куркынычсызлыгын саклау), техника ватыла калса, шундук төзәтергә САК сакта тора. Комбайннар төнгә басуда кала, аларны сакларга тәүлеклек каравыл оештырылган”.

Гомумән, ширкәтнең хезмәтен күрсәтерлек мисаллар күп. Ел саен белгечләрен махсус укыту оештыралар. Укып кайткан белгечләр ширкәттәге авыл хуҗалыгын өлкәҗсендә эшләүчеләрне укыта: февральдә терлекчеләр, мартта механизаторларны. Хуҗалыкта эшләүчеләр ел саен махус киемнәр белән тәэмин ителә, ел саен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре медицина тикшерүе уза. Урып-җыю чорында һәр комбайнчыга, ярдәмчеләренә комбайнда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен ныклап төшендерәләр. Комбайнчыларга барлык техника куркынычсызлыгын саклап эшләгән очракта махсус премия дә каралган.

Хезмәт куркынычсызлыгына килгәндә, алар социаль иминиятләү фондына күчергән акчаның  20 процентны кайтарып та үзләренә махсус кием алырлык акча юнәтә алган. РТ социаль иминиятләү фондының 8 нче номерлы филиалы уполномоченные Эльмира Гафурова әйтүенчә, быел районда, “Татарстан” ны кертеп 13 оешма һәм ширкәт мондый мөмкинлектән файдаланган, Ләкин бу форсат бурычы булмаучыларга гына кагыла. “Һәр оешма иминиятләү фондына травматизм буенча 20 процент акча күчерә. 2015 елның 1 августына  бу төр буенча фондка әҗәте булмаучы һәм бәхетсезлек очрагы булмаган ширкәтләр быелның 1 августыннан да калмыйча безгә килеп гариза язарга һәм тиешле документларын җыеп тапшырырга тиеш иде. Оешма һәм ширкәтләр мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмасын иде. 20 процент кайткан акча хезмәтне саклау буенча укыту, хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру, хезмәткәрләргә махсус кием алу һ.б. тотыла ала”.

Кабат “Татарстан”га әйләнеп кайтсак, биредә быел 36 хезмәт урынына махсус бәяләү уздырганнар. Киләсе елга бу санны 100 гә җиткерергә ниятләре.

Айлык бетсә дә, басуда кызу эш көтә: уракны бетерәсе, зябь сукасына чыгасы, көзге культураларны чәчәсе, бәрәңге аласы бар. Бәла-каза уйламаганда килеп чыгарга мөмкин. Районның хезмәтне саклау белгече Муллахмәт Әскәровның сүзләре куанычлы — узган ел районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бәхетсезлек очраклары булмаган. Быел гына түгел, күңелсезлекләр киләсе елларда да безне читләтеп үтсә иде.

Розалия Зиннәтова

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение