События

Арчада яңа фабрика 14.08.2016

Арчада яңа фабрика

Мондый вакыйгалар турында язуы да күңелле. Соңгы елларда көтеп алына, сирәгрәк була алар. Сүзебез — Арчада яңа эш урыннары булдыру турында. Быел “Металл” ширкәте каршында сэндвич–панель блоклар җитештерү цехы эшли башлады. “АрскПласт” ширкәте мебель цехы ачты.

4 августта Арча шәһәрендә заманча җиһазландырылган яңа җитештерү комп- лексын ачу тантанасы булды. Аның кайда икәнлеген дә әйтик инде. Арчадагы заманында данлыклы “Промкомбинат” дип аталган предприятие бар иде. Анда якын–тирә авыллардан да килеп йөзләгән хатын–кыз кием текте. Таркалыш елларында коллектив та таркалып бетә язды. Бертуган Төхвәтуллиннар Мөндеш сельхозтехникасын саклап калган кебек, Казан инвесторлары әлеге предприя- тиенең алтын куллы осталарын эшле итеп аның күпмедер өлешен коткарып кала алдылар.

Заманча шартлары булган бинада да эшләү насыйп булган икән әле ветераннарга. Алар янәшәсендә яшьләр дә аз түгел.

Яңа тегү фабрикасы берничә зонадан һәм цехлардан тора. Аларны төзү, җиһазлау, сыйфат буенча дөнья стандартларына китерү өчен 12 млн. сум акча тотылган. Элек Арчада һәм Яңа Кенәрдәге тар, иске, эш шартлары булмаган биналардан чыгып балкып торган бинага керү үзе зур бәхет бит инде! Ял итү һәм туклану урыннары да бар.

Әлеге фабриканың хуҗасы “Раифа” сәүдә–җитештерү төркеме Татарстанда гына түгел, Россия базарында да яхшы билгеле. Ул махсус, форма киемнәре, сувенир продукциясе җитештерә. Аның клиентлары — РФ Эчке эшләр министрлыгы, суд приставлары хезмәте, салым инспекциясе, Саклану министрлыгы, эре холдинглар һ.б. Татарстандагы барлык көч структуралары Арчада тегелгән кием кия.

Инвестор болар белән генә тукталып калырга җыенмый. Бүген биредә әйбәт хезмәт хакы алып 30 белгеч эшләсә, предприятие махсус әзерлеге, тәҗрибәсе булган тагын 20 белгеч алырга әзер.

— Без килүчеләр булса 100гә кадәр кешене эшле итә алабыз, — ди җитәкче Галим Герфанов. — Теләге булган кешене укыта, өйрәтә дә алабыз.

— Районда яңа эш урыннары булдыру зур әһәмияткә ия, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин. — Бу юнәлештә эш бара, районда 4 сәнәгать мәйданчыгы ачу планлаштырыла, аларда тагын 400 эш урыны булдыру күздә тотыла.

Ильяс Фәттахов

  Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение