![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арча районы башлыгы балаларга букчалар тапшырды
Тормыш сюрпризлар белән шатландырса күңелле ул. Балаларга да нинди зур сюрприз «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясендә катнашучы изге күңелле бәндәләрнең бүләге!
Ел саен бу акция районда йөзләгән гаиләгә шатлык алып керә, балаларның җанын бәхет белән тутыра. Бүген (17 август) көнне дә акция кысаларында Арчаның 1 нче мәктәбендә беренче сыйныфка укырга керәсе 18 балага букча тапшырылды.Аларның 9ы 1 нче, 9ы 3 нче мәктәптә укыячак.
Ул бүләкләрне балалар әле кем кулыннан алдылар бит! Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм мәктәп директоры Эльмира Сафина кулыннан! Район башлыгы балаларга әти-әниләрен сөендереп, районга, республикага кирәкле кеше булып үсүләрен теләде.
Чыганак: http://arskmedia.ru/