События

Арча ветеринария берләшмәсе җиңел машина белән бүләкләнде 19.08.2016

Арча ветеринария берләшмәсе җиңел машина белән бүләкләнде

18 августта Арчада Россия Ветеринария хезмәткәрләре көне зурлап билгелеп үтелде. Анда Россия Федерациясе Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, республиканың, районнарның ветеринария хезмәте җитәкчеләре катнашты. Кунакларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.

Бәйрәм чаралары үзәк стадионда үтте. Алдынгыларга бүләкләр тапшырылды. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Арча ветеринария берләшмәсе (җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов) җиңүче дип танылды һәм җиңел машина белән бүләкләнде.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение