|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
18.08.2016
Район кырлары буйлап
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 17 августта район хуҗалыкларында кыр эшләренең барышы белән танышты. Ул “Кырлай”, “Мәрҗани”, “Акчишмә”, “Ватан”, “Северный” хуҗалыклары басуларында булды, механизаторлар, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашып сөйләште.Район җитәкчесе әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп эшләүче “Кырлай” ширкәте комбайнчылары Ринат Нәфыйковка, Нияз Сибаевка, “Ватан” ширкәте комбайнчылары Ринат Хәкимовка, Дамир Фәйзиевка Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
