События

Симетбаш мәктәбендә бәйрәм 20.08.2016

Симетбаш мәктәбендә бәйрәм

Арча районы Симетбаш авылында төзекләндерүдән соң мәктәпне ачу тантанасы булды. Бер генә түгел, тагын ике күңелле вакыйганы үз эченә алды бу көн: мәктәпкә , биредә 37 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Кәүсәрия Нурислам кызы Шакировага истәлек тактасы куелды һәм быел мәктәптә укыячак 8 балага уку әсбаплары тулы букчалар тапшырылды. 

Тантанага шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә «Таттелеком» җәмгыятенең генераль директоры булып эшләүче Лотфулла Шәфигуллин да кайткан иде. ул авылдашлары белән очрашуы каршында Кәүсәрия апа турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Кәүсәрия Шакирова белем биргән укучыларның 11е бүген атказанган дәрәҗәсенә ия: Лотфулла Шәфигуллин  — «Таттелеком» ААҖ генераль директоры, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Рәшит Шәяхмәтов  — ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Фәниянур Гайфуллина — ТР атказанган укытучысы, Хаҗиәхмәт Шәяхмәтов — ТР атказанган агрономы,  Габделнур сәйфетдинов — ТР азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү сәнәгате атказанган хезмәткәре, Ринат Гыйләҗев — ТР атказанган артисты, Идрис Нигъмәтуллин — ТР атказанган ветеринары, Габделфәт Сафин — ТР халык артисты, Раушания Фәйзуллина — ТР халык артисты, Вәис Бәйрәмов — ТР атказанган артисты. Рәдиф Нигъмәтуллин — ТР атказанган транспорт хезмәткәре.

Бәйрәмгә Кәүсәрия апаның ире Шәйхетдин абый, кызлары Гөлнур һәм Гәлира да килгән иде. Гөлнур апа әтисе белән Симетбашта яши, Ә Гөлира апа Фаязова, шулай ук әнисе эзеннән китеп, гомере буе Балтач районында балаларга белем биргән. Хәзер лаеклы ялда булуына карамастан, үзе Балтач мәдрәсәсендә гыйлем эстәп, Сасна Пүчинкәсе авылындагы Бибимшмдәдү (Тукайның әнисе) мәдрәсәсендә дип сабагы укыта. «Әниемне шулай зурлаганнары өчен, бу хезмәтне башкаручыларны, оештыручыларны Аллаһы Тәгалә олыласын. Әниемнең рухы шат булсын»,  дип рәхмәтләрен җиткерде ул.

Кәүсәрия апа белән Шәйхетдин абый ике ул, ике кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә әбиләренең укытучылык эшен ике оныгы дәвам иттергәнен күрмәсә дә, рухы белән тоядыр Кәүсәрия апа.

Бүгенге чарада Арча районының башлангыч мәктәпләре мөдирләре катнашты. Симетбаш мәктәбендә булганнан соң алар Симетбаш авылы башындагы авыл һәм сугыш техникасы символы булган трактор һәм танк янында, Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музеенда, Сәгъди абзый йортында булды. Соңыннан «Аз комплектлы авыл мәктәбендә укытучының роле» темасына август киңәшмәсе булды.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение