События

Арчалылар “Ак калфак” белән Актанышта кунак булып кайтты 21.08.2016

Арчалылар “Ак калфак” белән Актанышта кунак булып кайтты

13-15 нче июль  көннәрендә Актаныш районында дөньякүләм зур чара  – «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы булып узды. Анда Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән, 6 чит илдән килгән ак калфаклы ханым-туташлар җыелган иде. Очрашуның максаты – “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Актаныш бүлекчәсенең эш тәҗрибәсен,  бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау, авыл туризмы кысаларында чараларда катнашу.

«Без монда барыбыз да нәрсәдер өйрәнергә җыелдык. Аннары үз төбәкләребезгә кайтып, монда өйрәнгәннәрне гамәлдә кулланырга, милли гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга да өйрәтергә тиеш булабыз», – дип билгеләп үтте оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Бик матур тәэсирләр калды күңелдә. Беренчедән, район үзәгенең һәм авылларның чисталыгы, пөхтәлеге белән сокландырды. Чәчәкләргә күмелеп утырган Актанышның халкы да бик ачык йөзле, киң күңелле икән. Икенчедән, шул хәтле кешене кабул итү бөтен ягын да күздә тотып оештырылган иде. Без 3 көн дәвамында төркемнәргә бүленеп авылларда төрле милли гореф-гадәтләрне чагылдырган чараларда булдык. Килен төшерү, исем кушу йоласын, авыл мичендә камыр ризыклары пешерү һәм башка чараларны карадык. Калфак тегү, татар халык биюләрен өйрәнү буенча мастер — класслар оештырылды. Данлыклы «Агыйдел» ансамбле концертын,  район сәнгать осталары чыгышларын да күрдек. Агыйдел елгасы буйлап оештырылган сәяхәттән алган тәэсирләребез күңелләребездә озак сакланыр.

Авылларда мәчетләргә кердек. Бер мәчетнең хәзрәте шушындый җөмләләр әйтте: “Хатын-кыз – дөньяның җәүһәре. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң дә кыйммәтле нигъмәте”.  Дөрес бит.

Очрашуда  алган файдалы гыйлем һәм тәҗрибәне үзебезнең «Ак калфак» оешмасы эшендә дә кулланырбыз дигән өмет белән кайттык.

Алсу Зәкәрова,  Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының  методик бүлеге мөдире

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение