События

Арчада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе узды 22.08.2016

Арчада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе узды

19 нчы август көнне Арча 3 нче төп гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге. Сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирү » темасына традицион август киңәшмәсе секциясе узды.

Секция эше милли мәгариф идарәсенең җаваплы методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафинаның “Арча муниципаль районында милли мәгарифнең торышы: узган уку елы нәтиҗәләре, проблемалар һәм перспективалар. Республикада милли мәгарифне үстерү концепциясе” дигән чыгышы белән башланды. Ул секция эшендә катнашучыларны узган уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды һәм башланып килә торган яңа уку елында алда торачак бурычларны яктыртып китте.

“2014-2020 нче елларга ТР дәүләт телләрен һәм ТР да башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасын тормышка ашыруда белем бирү учрежденияләре эшенең төп юнәлешләре” турында район методик берләшмә җитәкчесе Гөлчәчәк Әсхәт кызы Мифтахова сөйләде.

“Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыту үзенчәлекләре. Дәреслекләр буенча фикер алышу” темасына Иске Ашыт төп мәктәбе укытучысы Рәфия Әдһәм кызы Гайнуллина, Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Сәүбән кызы Нигъмәтуллина, Ташкичү төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Алсу Тәфкил кызы Әхмәдуллина чыгыш ясадылар.

“Укучыларны Бердәм республика тестларына әзерләүгә яңача таләпләр. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ДЙА) әзерләү үзенчәлекләре” темасы буенча Апаз урта мәктәбе укытучысы Алсу Вәзыйх кызы Фәйзиева, Яңа Кишет төп белем бирү мәктәбе укытучысы Гөлфәния Раиф кызы Җәләлиева үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. .

Замана баласына татар теле һәм әдәбияты укытуның үзенчәлекләре турында Яңа Кенәр урта мәктәбеннән Илсия Мәхмүт кызы Габдрахманованың чыгышын тыңладылар.

Өчиле төп мәктәбе укытучысы Ләйсән Мансур кызы Шакирова Яңа-Кырлай авылында оештырылган “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында үзебезнең туган телебезнең бөеклегенә төшендерә алдыкмы?» дигән һәркем өчен кызыклы булган сорауны күтәрде һәм чатырлы ял аланында эш алымнары, үткәрелгән кызыклы чараларга җентекле тукталып узды.

Секция эшен нәтиҗә ясап, мәгариф идарәсе методисты Энҗе Габдуллатҗан кызы Мостафина 2016-2017 нче уку елына эш планы белән таныштырды, республика август киңәшмәсе тәкъдимнәренә тукталды һәм 2016-2017 нче уку елына татар теле һәм әдәбиятын укыту юнәлешендә куелган бурычларны тагын бер мәртәбә ассызыклады.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение