События

Игътибар, конкурс!!! 23.08.2016

Игътибар, конкурс!!!

Арча муниципаль районының әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бирелә торган Гариф Ахунов исемендәге премиясенә дәгъва итүчеләрнең иҗат эшләрен кабул итү дәвам итә. Талантлы яшьләребез, эшләрегезне 15 сентябрьгә кадәр Арча Үзәк китапханәсенә тапшыруыгызны сорыйбыз. Соңга калмагыз!

Конкурсның нигезләмәсе белән http://arskmedia.ru/ сайтында, VK социаль челтәрендәге «Арская Центральная библиотека» группасында таныша аласыз.

Арча муниципаль районының әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе турында НИГЕЗЛӘМӘ

 Әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе гомумбелем мәктәпләре һәм уку йортлары укучыларына, яшьләр вәкилләренә прозада, шигърияттә һәм драматургиядә, публицистикада, мәдәният, музыка, театр һәм сәнгать иҗатында ирешкән уңышлар һәм казанышлар өчен бирелә.

  1. Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясенең күләме:

— I нче премия — 10000 сум;

— II нче премия — 7000 сум;

— III нче премия – 5000 сум;

— кызыксындыру премиясе – 3000 сум.

  1. Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясен алуга кандидатлар сайлау, казанышларны бәяләү максатларында Арча муниципаль районы башлыгы каршында Гариф Ахунов исемендәге премияләрне бирү буенча башкарма комитетның мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлекләре, район газетасы, радио редакцияләре һәм “Казан арты” әдәбият музее берләшмәсе вәкилләре катнашында комиссия төзелә.
  2. Комиссиягә мәдәният, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясен алу өчен килгән эшләрне кабул итү һәм карау, Арча муниципаль район башлыгына Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясен бирү буенча тәкъдимнәр кертү, бүләкләү документларын рәсмиләштерү, Диплом тапшыруны оештыру, бирелгән премияләрне түләү йөкләнә.
  3. Комиссия утырышы әгъзаларның кимендә 2/3 өлеше катнашында вәкаләтле санала. Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясен бирү тәкъдимен кабул итү турындагы карар катнашучыларның кимендә ¾ өлеше тавыш биргәндә кабул ителә.
  4. Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе, комиссия тәкъдиме нигезендә, Арча муниципаль район башлыгы карары белән әдәбиятта, шигърияттә, сәнгатьтә һәм  публицистикадагы уңышлар өчен бирелә.
  5. Әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясен алуга эшләр ел дәвамында 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
  6. Әдәбият өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе бер авторга кабат бирелми.
  7. Әгәр каралган чорда лаеклы эшләр җитәрлек булмаса, комиссия премияләрне аз санда бирергә хокуклы.
  8. Әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе һәр елны Гариф Ахуновның туган көне (18 сентябрь) алдыннан бирелә.
  9. Әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе алган кешеләргә “Әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе лауреаты” дигән исем бирелә, лауреат премиясе Дипломы тапшырыла.

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение