События

Арчалар һәрвакыт беренче! 24.08.2016

Арчалар һәрвакыт беренче!

18 августта Арчада республика ветеринария табиблары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Әлеге бәйрәмдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык–төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һ.б. катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар башта Урта Курсада рес- публика программасы буенча төзелгән ветеринария пунктын карадылар. Мондый пункт тагын Яңа Кенәр авылында ачылган иде. Озакламый Түбән Аты һәм Шушмабаш авылларында да ачылачак.

Бәйрәм Арча шәһәренең үзәк стадионында үтте. Ачылу тантанасына кадәр кунаклар ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе эшчәнлегенә багышланган күргәзмәне карадылар.

Бәйрәм флагын күтәргәннән соң мәйданга парашютчылар төште. Артистлар һәм һәвәскәрләр башкаруындагы күңел ачу программасы күңелләргә хуш килде.

Кунакларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрик- ләде. Ул районда намус белән хезмәт итүче ветеринария хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырды.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс үзенең чыгышында ветеринария хезмәтенең инде 300 ел халыкка хезмәт итүен һәм хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча эш алып баруын билгеләп үтте.

ТР Премьер–министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республикада ветеринария хезмәтен матди–техник җиһазландыруга зур игътибар бирелүен әйтте. 2017 елдан күчмә участок ветеринария пунктлары төзелә башлый. Әле машиналарда халыкка тиз арада кирәкле ярдәмне күрсәтеп булачак. Министр әйтүенчә, быел Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә керүчеләр арткан. Димәк, әлеге һөнәрнең абруе үсә.

Ветеринария табибларын шулай ук ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык–төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов котладылар.

Бәйрәм барышында аеруча хезмәтләре белән танылучыларны бүләкләделәр. 2015 елдагы эш йомгаклары буенча беренче урынга Арча ветеринария берләшмәсе (җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов) лаек булды. Без дә аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение