События

Наласа урамнары шикәр кебек 30.08.2016

Наласа урамнары шикәр кебек

Үзара салым акчасын җыюның кыенлыкларын авыл җирлекләре башлыклары үзләре генә беләдер. Ә менә Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова: “Үзара салымның күләмен киләсе елга киметербез дип торабыз әле”, — дип шаккатырды. Аптырабрак торганны күргәч: “Соңгы елларда ныклап эшләп алдык бит!” — дип өстәде.

Наласаның шикәр кебек вак таш түшәлгән урамнары буйлап атлыйбыз. Болай гына, рәхәт чигеп, хозурланып сәяхәт кылып кайтырлык бу урамнар. Мин, Наласа кешесе булмасам да, анда яшәүчеләр өчен чын күңелдән куанам. Ирексездән, кайбер авыл урамнарында еллар буе аунап яткан баш кадәрле ташлар күз алдына килә.

Наласа урамнарына карап күз камаша, очраган һәр кеше шатлыгы белән уртаклаша.

— Шәп булды инде бу! — ди капка төбендәге эскәмиядә ял итеп утыручы Гомәр Сәгыйтов. — Мин 32 ел тракторда эшләдем, хәзер фермада оператор.

— Сезгә ферма ераграк икән, — дим.

— Менә хәзер юл әйбәтләнгәч велосипед белән генә йөрим.

Урамнарда велосипедлы бала–чагалар да күренә.

— Быел өч урамны юллы иттек, — ди авыл җирлеге башлыгы. — Тагын бер урам, аннан кайбер тык- рыклар калды, аларын да быел эшләп бетерәбез. Мин үзара салым акчасы түләгән һәр кешенең капка төбенә юл килергә тиеш, дигән бурыч куйдым. Быел үзара салымны 700 сумнан җыйган идек, киләсе елга азрак куйсак та ярый, чөнки зур чыгымлы эшләребез башкарылып бетә инде.

— Кирәкле вакытта, кирәкле урында Илфира булу зур бәхет булды, — ди авыл кешеләре. — Без аңа ышанабыз!

Авыл җирлеге башлыгы, күңелгә охшашлы таш булмасмы дип, райондагы барлык карьерларны йөреп чыга. Юллар Балтачка алып бара. “Дүрт тапкыр бардым, анда үз кеше булып беттем, — дип сөйләде ул. — “Балтач агрохимсервис” ширкәте хуҗасы авылга кешесен җибәрде. Кайда нәрсә эшләп була икән дип урамнар буйлап өч сәгать йөрдек”.

Балтачлар башта бер урамны эшләп күрсәтик дип әйтә. “Аермыйбыз, быел барысын да эшлибез, — ди ул. — Халык мондый мәсьәләдә бик игътибарлы”, — ди башлык.

— Акча санаулы бит, — ди Илфира ханым. — Кайда ничек экономия ясап була икән дип уйлыйм. Ташны шул килеш кенә салыгыз, дим. Юк, башта ком салабыз, аннан соң катоклыйбыз, шуннан таш түшибез, аннан–моннан эшләп марканы төшермибез, диләр.

Ташны арба таккан машиналар белән генә ташырга килешәләр, чөнки ара ерак, болай арзангарак чыгачак. Ком үзләренеке, ташны башта бер урынга ташып кую отышлы күренә, машинадан юлга бушату озак та, уңайсыз да. Өемнән “Амкадор” белән төяп ташыйлар.

Наласада юл эшләренә җитәкчелек итүче Рафил Хафизов бик ипле, җайлы кеше. Арча районында күп эшләдек инде без, ди. Сыйфатлы итеп эшлиләр, шуңа чакырып торалар үзләрен. “Һәр машинаны исәпкә алып, үзе бушаттырып тора, — ди Илфира Шакирова. — Алар белән эшләве рәхәт”.

Бу көнне Муса Җәлил (халык Бозау киртә дип йөртә) урамына ком түшиләр иде. Борылмалы–сырылмалы урам бу, комны таратуга авыр каток таптатып үтә, шундый итеп тыгызлый, артыннан үткән машинаның эзе дә калмый диярлек. Шуның өстенә шикәрдәй таш түшиләр, тагын катоклыйлар. Шәп килеп чыга!

Наласа урамнарын кабат–кабат урадым. Болай да эшләп була икән, ләбаса!

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение