|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
31.08.2016
Илдар Халиков Арчада яңа йорт тапшыру һәм пляж ачу тантаналарында катнашты
Бүген 31 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.
Мөхтәрәм кунак Арча шәһәренең Горький һәм Кызыл Бистә урамнарындагы яңа йортларны ачу тантаналарында катнашты. Аннан соң үзәк стадион янәшәсендә төзелгән Казансу паркында булды.
Илдар Халиков Арча шәһәренең елдан-ел матурлана, үсә баруын билгеләп үтте, арчалыларга яңа уңышлар теләде.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
