События

Арча халкы авыл клубларына ремонт сорый 01.09.2016

Арча халкы авыл клубларына ремонт сорый

Арча халкы “Бердәм Россия” командасына авыл клубларын ремонтлау программасын финанслауны арттырырга кушты.

31 августта “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” партия эстафетасы Арчада булып китте. “Бердәм Россия” командасы составында Арча халкы белән очрашуга Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин һәм Илдар Гыйльметдинов килде. Партия командасы шушы узган айда инде ике дистә районда булып, меңләгән кешенең гозер-үтенечләрен җыярга өлгерде.

Очрашуларда төрле темалар күтәрелә. Арчада, мәсәлән, авыл мәдәният учреждениеләренең бүгенге хәле турында сөйләштеләр.

Әйтергә кирәк, Арча районында клуб учреждениеләре челтәре – Татарстанда иң зурысы. Республика программасы кысаларында районда 6 күпфункцияле яңа үзәк төзелгән. Шулай ук республикада клуб учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы да биредә гамәлгә ашырыла: аның буенча районда 2015 елда Наласа авылында Мәдәният йорты төзекләндерелгән, ә быел сентябрь аенда Ташкичү авылы Мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланачак. 2017 елда Утар-Аты авылы Мәдәният йортын ремонтлау планлаштырыла.

Җирле хакимият районда мәдәният учреждениеләре челтәрен үстерүгә көч куя. Химаячеләр ярдәме һәм авыл җирлеге тырышлыгы белән Апаз һәм Смак-Корса авылы Мәдәният йортлары ремонтланган. Шуңа да карамастан, клубларның хәле һаман әле игътибар таләп итә. Бүгенге көндә районда 78 клуб учреждениесе эшли. Аларның 70 проценты 60-80 елларда төзелгән биналарда урнашкан, шуңа күрә аларга капиталь ремонт ясар вакыт җиткән. Мәгълүм булганча, республика программасы буенча ел саен Татарстанның һәр районында 1-2 объектка гына ремонт ясау каралган. Бу мәсьәләнең зур социаль әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, Арча районы халкы партия командасына авыл клубларын ремонтлауга федераль финанслау чараларын җәлеп итү мөмкинлеген дә уйларга тәкъдим итте.

– Арча районы халкы гадел сораулар күтәрә, – дип аңлатма бирде РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиноварчалыларны тыңлаганнан соң. – Чыннан да, авылда клуб – ул тормышның үзәге, мәдәният учагы. Бездә республика программасы эшли, шуңа күрә Татарстанда бу өлкәдәге вәзгыять Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Тулаем алганда, бу ил күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә, ул федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Арча районы халкының мөрәҗәгате өстендә эшләячәкбез.

Чыганак: http://intertat.ru/tt



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение