События

Ташкичүдә төзекләндерүдән соң яңа мәктәп ачылды 03.09.2016

Ташкичүдә төзекләндерүдән соң яңа мәктәп ачылды

Иртәдән һава торышы көйсезләнеп торса да, мәктәпләргә “Белем бәйрәме”нә килүчеләрнең күңелләрендәге шатлык хисләренә комачауламады. Һәрхәлдә, без катнашкан 300 еллык бай тарихка ия Ташкичү мәктәбендә шулай иде. Биредә бүген икеләтә бәйрәм — “Белем бәйрәме” һәм ныклап төзекләндерүдән соң ишекләрен ачкан яңа мәктәпне тапшыру тантанасы. Коллективның, авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Илшат Нуриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, “Арча КСМ”ы җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, төзүчеләр, мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучылар, элеккеге укучылар, әти-әниләр килгән.

Озак еллар мәктәптә директор булып эшләгән Розалия Насыйбуллина моннан 30 ел элек шушы мәктәп бинасын тәүге тапкыр ачып кергән чагын искә төшерде. Ул еллар белән чагыштырганда мәктәп, халык әйтмешли, җир белән күк арасы сыман. Хәзер иске мәктәпне фотосүрәтләрдән генә карыйлар. Яңалыгы белем йортының йөзенә үк чыккан, тыштан чисталыгы, җылылыгы белән үзенә тартып тора. Эченә керсәң, үзгә матурлык, рәхәтлек. “Арча КСМ”ы ширкәте бик күп эш башкарып, мәктәпкә өр-яңа мохит тудырган: моңа кадәр булмаган актлар залы бар, укучыларны бинада җылы бәдрәф булуы шатландырачак (моңарчы бина эчендә булмаган), кайбер зур бүлмәләрне кечерәйтеп, укучыларга уңайлылык тудырырлык бүлмәләр булдырылган, өстәмә белем бирү дәресләренә аерым бүлмә бар, лабораторияләр уңайландырылган, сыйныф бүлмәләренә су кергән, хәзер аерым пионер бүлмәсе бар. Барлык шартлар тудырылган, рәхәтләнеп укы гына! Район башлыгы да төзүчеләрнең хезмәтеннән канәгать.

Быел беренче сыйныфларны кабул итүче Мәүҗидә Камалиева да укучыларын “Сез килешкә мәктәпне төзекләндереп, матурлап куйдык. Акыллы, тәртипле булыгыз, тырышып укыгыз. Тырыш кеше генә уңышка ирешә ала”, — дип канатландырды. Быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 6 укучы атлап керә, ә район буенча алар — 619. Балачактан бер адым алга атлаучы беренчеләргә мирас итеп тугызынчылар белем ачкычы һәм “Әлифба” китаплары тапшырды. Бүләкләре күп булды беренчеләрнең: “Вамин-Мәрҗани” ширкәте җитәкчесе Марат Миначетдинов та, авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да, авылның имамы Рәдис Галәветдинов та аларга махсус бүләкләр алып килгән.

Ташкичү авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен бүген бәйрәм өстенә бәйрәм булды. “Иске Ашыт авылында да ныклап төзекләндерүдән соң мәктәп бинасы укучылар кабул итә. Быел Ташкичүгә керү юлына асфальт салынган иде, хәзер иске Ашытка юл салынып ята. Бер җирлек өчен болар һәммәсе зур куаныч”, — ди авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин.

Розалия Сафина

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение