События

Штерәдә “Авыл кичләре” узды 08.09.2016

Штерәдә “Авыл кичләре” узды

Штерәдә “Авыл кичләре” гөрләде. Концерт башланганнан бирле сибәләп торган көзге яңгыр да комачауламады. “Шәһәр залларында мондый эффектны, акча түләп, махсус ясыйлар, ә монда барысы да табигый,”-дип, шаяртып алды Назлыгөл. Алып баручылар-“Татар радиосы” диджейлары Ленар Гыйләҗев (Штерә егете) һәм Назлыгөл Сөнгатовадан ташып торган энергия, яшьлек дәрте, Штерә авылы өчен махсус язылган программа халыкны 3 сәгатькә мәктәпнең спорт мәйданчыгына “бәйләде дә куйды”.

“Авыл кичләре” Ленар Гыйләҗев башкаруында күңелләргә үтеп керә торган “Туган авылым Штерәм” җыры( Ләйлә Сафина сүзләре, Ленар Гыйләҗев көе) белән күтәренке рухта башланып китте. Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Г.Заһидуллина халыкны бүгенге бәйрәм белән тәбрикләде, күңелле ял теләде. 18 нче сентябрьдә РФ Дүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнашырга чакырды.

Штерәдә мондый чараның беренче оештырылуы әле. Авыл яшьләре бик актив монда. Иске Чүриле урта мәктәбендә укытучы булып эшләүче Р.Җәләев җитәкчелегендә урамда чын сәхнә ясаганнар. Паласка кадәр җәйгәннәр. Спонсорлар- Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Г.Заһидуллина, Штерә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, яшьләр үзләре. Сәхнә каршында тезелгән урындыкларда олы яшьтәге абый-апалар бик канәгать булып утырды. Дәртле музыка астында авыляшьләре рәхәтләнеп биеде. Балаларөчен уен мәйданчыклары да әзерләнгән иде.

Берсеннән-берсе матур, мәгънәле җырлар тын авыл өстен моңга күмде. Җырчыларның күбесе үзләре дә авыл егетләре һәм кызлары. Шуның өчен дә һәр чыгыш авыл белән горурлану, аның табигатен, ачык күңелле халкын ярату хисләре белән сугарылган иде. Артистлар алда торган сайлауларның киләчәк тормышыбыз өчен әһәмиятен ассызыклап, Бердәм Россия партиясе өчен тавыш бирәчәкләрен әйттеләр, халыкны да шуңа чакырдылар.

Авыл халкы телевизор экраннарыннан гына күреп белгән Зөлфәт Зиннуров, Алсу һәм Азат Фазлыевларны, “Татар радиосы” баш мөхәррире Айваз Садыйровны якыннан күрү бәхетенә иреште. Шулай ук яшь җырчылар Оксана Дмитриева, Миндияр Шәймәрданов, Илшат Сафин, Айрат Ильясов, Нияз Сафиуллин (баянчы да), райондашларыбыз Алмаз Рәхимов (“Беренче микрофон” бәйгесендә җиңүче) һәм Илназ Гарипов, баянчы Таһир Салихов чыгышларын да яратып кабул итте.

Бәйрәмне оештыручыларга, алып баручыларга, яңгырда чылансалар да, тамашачыларга матур ял бүләк иткән артистларга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә Штерә, Иске Чүриле, Ашабаш авыллары халкы исеменнән зур рәхмәт.

Чыганак: http://arskmedia.ru/







Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение