|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
08.09.2016
Казанбаш мәктәбе укучылары игелек эшләргә ярата
Казанбаш мәктәбенең 6 сыйныф укучылары укытучылары Гөлназ Заһриева белән бергәләп мәктәптә элек техничка булып эшләгән Әминә апага булышып кайтты: әбекәйнең йортында идәннәрен юдылар, чишмәдән су алып кайттылар. И шатланды Әминә апа! Чөнки узган ел килгән бу балалар (укучылар аңа икенче ел ярдәм итә) җәй аенда үсеп, акыл туплап килгәннәр, үзләре тырыш, эш сөючән дә. Игелек кылган балаларга укуларында уңышлар теләде Әминә апа.
Мәктәп укучылары өчен игелек кылу бер атна белән генә чикләнми, алар мохтаҗларга һәрвакыт ярдәмгә ашыга.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
