События

Түбән Пошалымнан Камил Фатыйхов 30 гектардан артык бәрәңге үстерә 09.09.2016

Түбән Пошалымнан Камил Фатыйхов 30 гектардан артык бәрәңге үстерә

Узган ялларда рәхәтләнеп бәрәңге алдык. 2010 елгы корылыктан соң мондый әйбәт уңыш күргән юк иде.

Эре–эре бүлбеләрне казып чыгаруы үзе бер ләззәт бит инде ул. Тик шатлыкны уртаклашырга, бераз мактанып та алырга күрше–тирә бакчаларда кеше юк. Аларның кайсысында үлән үсә, кайсын шайтан таяклары баскан. Терлек, кош–корт асрамый, бәрәңге утыртмый яшәүчеләр күбәйде хәзер авылда. Ә үзебез теге җитми, бу җитми дип зарланырга, моның өчен кемнәрнедер гаепләргә яратабыз.

Түбән Пошалымга барышлый бер авыл кибетенә кереп чыктым. Бәрәңге саталар, килограммы 20 сум. “Алалармы?” —  дип сорыйм кибетчедән. “Алалар”, — диде ул. Бездә хәзер виноград, груша, карбыз, кавын кебек көньяк җимешләре үсә, икенче икмәгебез булган бәрәңгене үстерә алмыйбызмы?

— Рәхәтләнеп үстереп була, — ди Түбән Пошалымда яшәүче фермер Камил Фатыйхов. — Минем үземнең бәрәңгедән аерылганым юк һәм файдасын да күрәм. Аны сатудан кергән акча хуҗалыкны ныгытырга бик ярап тора.

Зур хуҗалыклар бәрәңге игүдән куркып калганда Камил Фатыйхов аны ел саен 30 гектардан артык мәйданда үстерә. “Узган ел аеруча яхшы уңган иде, өч еллык уңыш күләмендә җыйнап алдык. Барыбер сатып бетердек”, — ди ул.

Бәрәңге басуында булдык. “Удача” сортын үз иткән фермер: “Сабаклары әле яшел, көн саен уңышы 5 центнерга арта, бераз үстерәбез әле, — ди. —  Менә монысы суперэлита, өч елдан сортны алыштырырга кирәк”.

Ара–тирә клиентлар бәрәңге сорап шалтыраталар: “Бар, бераз гына сабыр итик”, — ди ул.

Күптән түгел  редакциягә бер фермер кереп чыкты. “Фермер белән инвестор арасында нинди аерма бар, беләсеңме?” — ди бу. Һәм сөйләп тә китте: “Көч–хәл белән бодайны сугып алдым. Тирләп–пешеп, тузанга чумып алҗып инвестор янына кердем. Ашлыкны вакытлыча салып торырга урын кирәк иде. Өр–яңа костюм–чалбардан, ак күлмәктән, галстук бәйләгән. Аерманы менә шунда бик ачык күрдем. Фермер бар эшне үзе эшли”.

Камил Фатыйхов та шулай, булышучылары булса да, һәр эшне үз куллары белән башкарырга күнеккән. Улы Илназ авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, икътисадчы. Әтисенең төп таянычы. Мәскәүгә киткән булган, сагынып авылга кайткан. Бергәләп зур планнар коралар, быел яңа ферма төзегәннәр, көзгә малларны шунда күчерәселәр. Анда 80 баш мөгезле эре терлек булачак.

Соңгы елларда бәрәңге мәйданнары кимүнең сәбәпләре бар, билгеле. Хәзер, колхозлар чорындагы кебек, югарыдан мәҗбүриләп утырттыру юк. Аннан, төрле авырулар, корткычлар бөтен хезмәтне юкка чыгарырга мөмкин. Санап китсәң, бик күп алар, ялкау кеше бәрәңге үстерә алмый хәзер. Үстергәнне сату проб- лемасы да бар. Соңгысы буенча өметле хәбәр әйтә алабыз — Арчада бәрәңге эшкәртү предприятиесе төзеләчәк. Ул эшли башлагач, бәлки, халыкның да кызыксынуы артыр, бакчаларда чүп үстереп ятмас.

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение