События

Арчада агросәнәгать паркы һәм бәрәңге эшкәртү заводы төзелә 12.09.2016

Арчада агросәнәгать паркы һәм бәрәңге эшкәртү заводы төзелә

Илдәге икътисадый кризис шартларында Татарстан икътисадның тотрыклылыгы һәм динамикалы үсеш үрнәге күрсәтә. Россиядәге катлаулы шартларга карамастан, Татарстан “Стратегия–2030” белән билгеләнгән максатларга — глобаль көндәшлеккә сәләтле төбәк икәнен раслап килә. 2030 стратегиясе өстенлекләрне, алдагы елларга үсеш юнәлешләрен һәм үсешнең перспективалы нокталарын билгеләде.

Бүгенге көндә республика үсеше Стратегиясе эченә салынган, алрны тормышка ашыру  механизмнарын тәэмин итә торган муниципаль стратегияләрне эшләү төгәлләнеп килә. Ел ахырына кадәр шулай ук “Стратегия–2030” белән тыгыз бәйләнгән республика тармак һәм икътисадый зоналар (Кама, Казан, Әлмәт) стратегияләре кабул ителәчәк. Шулай итеп, республикада өстенлекле максатларны һәм аларга ирешү инструментларын билгеләүче бердәм система төзелде.

Бурычларны ачык билгеләү һәм аларны тормышка ашыруга комплекслы, системалы якын килү сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Татарстан Россия Федерациясенең лидер төбәкләре исәбенә керә. Тулай төбәк продукты күләме буенча Татарстан — алтынчы, авыл хуҗалыгы җитештерүгә инвестиция- ләр күләме буенча — дүртенче, сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш буенча бишенче урында.

Татарстан икътисадый моделенең ачык өстенлеге — инновацияләргә таяну. Рөстәм Миңнехановның Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп кабат сайлануы Татарстанның әлеге стратегик юнәлештә лидерлыгын тану булып тора. Яңа перспективалы технологияләргә, фәнни җитештерүгә инвестицияләргә аерым игътибар бирү, югары технологияләрне үстерү нәтиҗәсендә сәнәгатьнең барлык тармакларында югары нәтиҗәгә һәм җитештерүчәнлеккә ирешелә. IT-технологияләргә нигезләнгән, Россия өчен үзенчәлекле “Иннополис” аерым икътисадый зонасы зур тизлек белән үсә. Татарстанның гына түгел, Россия Федерациясенең куәтле үсеш ноктасы булган Кама инновацион территория–җитештерү кластеры — федераль әһәмияттәге 26 инновацион кластерның иң эреләренең берсе. ИнноКам территория инновацион үзәген төзү концепциясен кабул итү аның үсешенең башлангычы булды. Концепциядә инфраструктура проектларына — транспорт, энергетика системасын үстерүгә төп урын бирелә. Концепцияне тормышка ашыру инфраструктура чикләүләрен бетерәчәк, җитештерүне үстерү, территорияләрдә яңа тормыш сыйфаты өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак. Концепция 2020 елга 30 меңнән артык югары җитештерүчән эш урыннары булдырырга, сатылган продукция күләмен 2 трлн. сумга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә Кама кластерында үзәк урынны “Алабуга” аерым икътисадый зонасы алып тора. 5 ел элек анда 5 резидент булса, бүген 50ләп, 5,5 мең эш урыны булдырылды. “Алабуга” аерым икътисадый зонасының югары технологик продукциясе чит илнекеләрнекен уңышлы рәвештә алыштыра. Бүгенге көндә ул иң нәтиҗәле икътисадый зона, илдәге барлык зоналардан кергән  акчаның 66 проценты аның өлешенә туры килә.

Республиканы 2030 елга кадәр социаль–икътисадый үстерү Стратегиясендә инвестицияләргә аерым урын бирелә. Соңгы 5 елда аларның күләме 2,5 трлн. сумнан артып китте. Санкт–Петербургтагы икътисадый форумда Татарстан Россия субъектларының инвестиция климаты рейтингында 1 номер итеп аталды. Бу турыда Президент Владимир Путин катнашучыларның исләренә төшерде, республика җитәкчелегенең, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның икътисадый сәясәтенә югары бәя бирде. Татарстанның инвестицияләр өлкәсендәге уңышлары — соңгы еллардагы мөһим карарлар нәтиҗәсе. Республикада уңайлы инвестицион климат тәэмин итү буенча стандарт кертелде, республика Инвестицион советы төзелде. Татарстанның Инвестиция декларациясе кабул ителде, алар бар да инвесторлар хокукларын яклау гарантияләрен ныгыта.

Республиканың көчле һәм нәтиҗәле икътисады — бу эш урыннары һәм югары хезмәт хаклары, инфраструктураны үстерү һәм социаль проектларны тормышка ашыру, ә соңгы нәтиҗә — татарстанлыларның тормыш сыйфаты яхшыру.

Республиканың икътисадый үсешенә Арча районы да лаеклы өлеш кертә. Бу турыда безгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег  Спичкин түбәндәгеләрне сөйләде.

— Арча муниципаль районының социаль–икътисадый үсеше стратегиясен эшләүгә зур игътибар бирелде, — диде ул. — Барыннан да элек төп норматив–хокукый документларны анализладык. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев башта ук әлеге документны әзерләгәндә буш сүзләрдән, формальлектән баш тартырга, тормышчан итеп эшләргә киңәш итте. Шуны күздә тотып, башкарма комитетның төрле хезмәтләре, предприятиеләр, оешмалар, халык белән тыгыз элемтәдә булып чынбарлыктагы хәлгә, анализ ясалды, проблемалар, фаразлар өйрәнелде. Яшьләр, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар һәм остазлар, төзүчеләр һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрелде.

Район башлыгы инициативасы белән “Бизнес Десант” проекты күп нәрсәне аңларга ярдәм итте. Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме механизмнары турында мәгълүмат–аңлату эшләре алып бару белән бергә, һәр авыл җирлегендәге эшмәкәрләр, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның бүгенге проблемалар һәм үсеш перспективалары  турындагы фикерләр, тәкъдимнәрен өйрәндек.

Арча районы Татарстанның муниципаль стратегияләрен эшләү буенча старт мәйданчыгына әверелде. Нәкъ менә безнең мәйданчыкта Арча, Питрәч, Теләче, Кукмара районнары стратегияләре структурасы формалаштырылды.

Халыкның тормыш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән безнең район стратегиясе икътисадый үсеш темпларын арттыруны, инвестицияләр кертүне, социаль инфраструктураны үстерүне, белем, сәламәтлек саклауны, торакны һәркем алырлык итүне, экологик иминлекне күз алдында тота.

Районның социаль–икътисадый хәленә килсәк, тулай территория продуктының, сатылган товарлар, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме арта. Ваклап сату товар әйләнеше үсештә. Хезмәт хакы үсеше 113,7 процент (республика буенча 105,7 процент) тәшкил итте.

Арча районының транспорт челтәренә якын булу ягыннан өстенлеге бар. Бездә агросәнәгать комплексын, сәнәгатьне үстерү өчен мөмкинлекләр зур. Соңгы 5 елда инвестицияләр күләме 23 процентка артты. Арча шәһәрендә сәнәгать мәйданчыклары арта. Сэндвич панельләр, мебель җитештерү цехлары ачылды, тегү фабрикасы җитештерү куәтен арттырды һ.б. Эре инвестицияләр проектлары булган “Арча” агросәнәгать паркын, бәрәңгене тирәнтен эшкәртү заводын төзү буенча актив эш бара. Димәк, эш урыннары да артачак.

— Арча районының 2015–2030 еллардагы чорга социаль–икътисадый үсеше стратегиясе белән Арча муниципаль районының рәсми сайтында һәркем таныша һәм андагы проектлар һәм бурычларны тормышка ашыруда турыдан–туры катнаша ала, — дип төгәлләде әңгәмәбезне Олег Спичкин.

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение