События

Арчадагы яңа «Казансу» паркында спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр бар 13.09.2016

Арчадагы яңа «Казансу» паркында спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр бар

“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен — һәрвакыт хәрәкәттә булсын”, —  дигән Жан Жак Руссо. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре кечкенәдән гаиләдә һәм мәктәптә үзләштерелергә тиеш.

Мәктәпләрдәге физкультура дәресләре физик активлык дефицитының 11 процентын гына тулыландыра, дип раслаган белгечләр. Укучыга сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итүдә мәктәп һәм әти-әниләр бергәләп эшләргә тиеш дип саный алар. Соңгы елларда балалар сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыянлы ризыкларның рекламасы белән еш очраша. Газлы эчемлекләр, кириешкалар, чипсыларның беренче корбаннары — балалар. Аларга начар чирләр китереп чыгара торган матдәләр кушыла, балаларга ашатырга ярамый дип чаң суга белгечләр. Балалар сәламәтлеге — киләчәк буынның сәламәтлеге. Сәламәтлеге турында кайгыртырга өйрәнмәгән яки кайгырта белмәгән кеше психологик яктан зыянлы һәм тормышка яраклашмаган була. Яшь буынның сәламәтлеге хакында педагог Сухомлинский болай дигән: “Балалар сәламәтлеге турында кайгырту — һәр тәрбияченең иң төп бурычларының берсе”.

Безнең районда да шул гыйбарә үрнәгендә эш алып барыла. “Балаларда яхшы гадәтләр булдыру өчен иң кулай вакыт — башлангыч тәрбия һәм башлангыч мәктәптә уку чоры санала.  Безнең районда ул бас- кычлап бара: гаилә — балалар бакчасы — мәктәп — һөнәри уку йорты — хезмәт коллективы — эш урыны.  Шушыларның нәтиҗәсе — сәламәт, бай рухлы кеше, — ди район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов. — Балалар сәламәтлекнең тормыш рәвеше икәнлеген кечкенәдән төшенеп үссен өчен  спорт мәктәбенә 7 яшьтән үк кабул ителә. Районда ике балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бар: “Арча” һәм “Арча Арена”. Бүген аларда 1661 бала шөгыльләнә.  Болардан тыш, шәһәрдә һәм авылларда  98 спорт төркеме эшли. Спорт белән шөгыльләнгән баланың начар гадәтләр өчен вакыты да калмый һәм ул кечкенәдән тормыш мәгънәсенә төшенә башлый. Балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, урам мохитеннән ераклаштыру, көчләрен файдалы юнәлешләрдә куллану максатыннан  спорт мәктәпләрендә  түбәндәге секцияләр эшли:  баскетбол, өстәл теннисы, йөзү, мини-футбол, тхэквандо, бокс, милли көрәш, җиңел атлетика, волейбол, хоккей, чаңгы спорты, кул көрәше, гер спорты, бадминтон һ.б.  Яшьләр һәм яшүсмерләр арасында  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау наркоманиягә каршы профилактика да. Бу уңайдан ел әйләнәсе 100дән артык чара уздырыла.  Мәсәлән, кайбер еш уза торганнары: “Күңелле стартлар”, “Әти, әни һәм мин — спорт гаиләсе”, “Мобиль квест”, “Яшьләр наркотикларга каршы!”, “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы”, “Без төрле, ләкин бертигез”, “Спортлы яңа ел”, “Һәрвакыт югарылыкта булырга!”

Ел саен майдан октябрьгә кадәр оештырылучы “Барыбыз да велосипедка!” акциясе дә яшьләр арасында әлеге төр транспортка кызыксыну уятты. Хәзер велойөрешләрне көтеп алучылар, шәһәр урамында  транспорт чарасы буларак хәрәкәтләнүчеләр бар”.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан талантлы яшьләрне берләштергән берләшмәләр киләчәк буын өчен файдалы булды. Хәзер аларның очрашып аралашырга, проблемаларын уртага салып сөйләшергә үз урыннары бар. Шушы урында Укучылар сарае, балалар сәнгать мәктәбе коллективларын да билгеләп үтү урынлы булыр. Чөнки икесе дә балаларның, яшүсмерләрнең, яшьләрнең вакытын файдалы, мөһим эшләргә багышлавы өчен күп көч куя. Мәктәпләрдә исә укытучылар балаларга тормышның бары яхшы яклары турында гына сөйләп, һәр эшләгән гамәл өчен җавап бирәсен кисәтеп, класс сәгатьләрендә эчке эшләр органнары, прокуратура хезмәткәрләре белән очрашулар оештыралар.

Район яшьләренең республика дәрәҗәсендә яулаган уңышлары турында ишетү дә һәр райондашыбызның күңелендә горурлык хисе уятмый калмыйдыр. Рухы да, тәне дә сәламәт кеше генә уңышка ирешеп яши. Сәламәт тормыш рәвеше һәркемнең юлдашына әверелсен иде.

Розалия Зиннәтова

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение