События

Җиңүчеләрне “Туган авыл” үзенә җыйдылар 14.09.2016

Җиңүчеләрне “Туган авыл” үзенә җыйдылар

ТР Журналистлар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге , “Ярдәм” фонды, “Ватан” яшьләр үзәгетарафыннан, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышлап,  II төбәкара “Җиңү җыры” - «Песня победы» конкурсы үткәрелде. Бәйге 7 номинация буенча эшләр кабул итте. Аларны мәртәбәле жюри бәяләде.

Ниһаять , җиңүчеләр билгеле! 13 сентябрьнең кояшлы көзге иртәсе төрле төбәкләрдән җиңүчеләрне Казанның “Туган авылым” ресторан комплексына җыйды. Тантаналы музыка астында Татарстанның атказанган артисты Фәнис Рәдиф улы Җиһаншинның көр тавышы яңгырады . Ул җиңүчеләрне сәхнә түренә чакырды. Җиңүчеләребезне

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры һәм Татарстанның атказанган артисты  Хәлимә Шакир кызы Искәндәрова,   җырчыбыз, тенор, мөгаллим, Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Вәгыйз улы Галиев , шагыйрә һәм тәрҗемәче Флёра Габдрахман кызы Тарханова котлады.

Әлеге бәйгедә Арча районы укучыларының да актив катнашуы жюри тарафыннан уңай бәяләнде. Флера апа Тарханова Арча ягыннан килгән эшләрнең камиллегенә басым ясады һәм күп талантлар биргән Тукай ягына , аның киләчәгенә зур өметләр баглады.

Ә бүгенге сәхнә түренә , көчле алкышлар астында, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш, Яңа Кенәр, Урта Курса, Мәтәскә мәктәбе укучылары чакырылды:

“Шигърият” номинациясендә:

7-10 яшьлекләр арасында:

1 урын. Хисамиева Ландыш Рәдис кызы (Ашытбаш урта мәктәбе );

11-14 яшьлекләр арасында:

1 урын. Солтанова Камилә Нәкыйп кызы (Урта Курса мәктәбе);

15-17яшьлекләр арасында:

1 урын. Гаффарова Әнисә Әнәс кызы (Түбән Мәтәскә урта мәктәбе);

“Мәкаләләр “ номинациясендә:

15-17 яшьтәгеләр арасында:

1 урын : Әхмәтгалиев Ленар Илнур улы (Ашытбаш урта мәктәбе)

“Хикәя” номинациясендә:

15-17 яшьлекләр арасында :

3 урын. Нигъмәтҗанова Раида Рамил кызы (Түбән Мәтәскә урта мәктәбе);

“Истәлекләр” номинациясендә:

11-14 яшьлекләр арасында:

3 урын: Гарипов Айбулат Фәрит улы (Яңа Кенәр урта мәктәбе);

15-17 яшьлекләр арасында:

2 урын: Хисамиев Булат Рәдис улы (Ашытбаш урта мәктәбе );

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, энергия, яңа үрләр, бәхет, якты киләчәк, имин тормыш, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение