Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арча районы Орнашбаш авылында күп функцияле үзәк ачылды
Бүген (15 сентябрь) Орнашбашның яше-карты чын күңелдән бәйрәм итте — көндез яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең концертын карап хозурланса, кичен “Җидегән чишмә” Арча халык театрының “Алпамыш алпавыты” спектаклен (Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган) караячак. Елга якын клубсыз яшәгән авыл өчен бу күңелле вакыйгалар булды. Ә вакыйганың иң зурысы боларга кадәр булганы — авылда яңа күпфункцияле үзәк ачылды.
Авылга клуб кирәклеге турында сүз соңгы елларда еш телгә алынды. Авыл яшьләре кайларга гына мөрәҗәгать итеп караса да, сәгате сукканны сабыр гына көтәргә туры килде. Насыйп булгач, тугыз ай эчендә элеккеге мәдәният йорты урынында, авыл уртасында мәһабәт бина калкып чыкты. Ул Әтнә ягына кайтучы–китүчеләрне гүзәллеге белән озатып кала.
Элеккеге мәдәният йорты бинасын хәзер авыл халкының искә дә төшерәсе килми. “Бер елны яңа елга берничә көн кала сәхнәсе җимерелеп төште, — дип искә төшерә мәдәният йорты директоры Гөлназ Гомәрова. — Ул чакта директор булып ирем Фәрит эшли иде. Ул яшьләрне җыеп хәлне аңлаткач, яшьләр көн–төн эшләп, өч көн эчендә рәткә кертте. Сәхнәне генә ясап калмыйча, спортзалны, кино будкасын сүтеп, тамаша залы ясадылар. Ә Яңа ел кичәсе ул елны искиткеч матур булды”. Узган ел ноябрьдә иске мәдәният учагын сүткәч, авыл халкы Яңа ел бәйрәмен урамда уздырган. Орнашбашта яшьләр бик актив. Үзләре кайда гына эшләсә, яшәсә дә, атна саен авылга ашыга алар. Ә төп җыелу урыны — клуб. Биредә бергәләп яңа идеяләре, фикерләре белән уртаклашалар. Сабантуйларны да авыл халкы үз көче белән оештыра, айга бер тапкыр яшьләр авыл яңалыкларын һәркемгә дә җиткерү нияте белән гәҗит чыгаралар. “Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә актив монда, — дип сүзгә кушыла яшьләр турында сүз чыккач, 19 ел биредә директор булып эшләгән Фәридә Сабирова. — Елга икешәр тапкыр авыл халкы белән спектакльләр куя идек, үзебез үк режиссер да”.
Үз авылларына хөрмәт күрсәтеп, шундый мәһабәт бина бүләк иткәннәре өчен авыл халкы республикадагы максатчан программаларның тормышка ашырылуына район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәтләрен җиткерә. Узган ел район башлыгы бирегә килеп җимерек хәлдәге бинаны күргәч, шундук Президентка мөрәҗәгать иткән, ә бүген нәтиҗәсе — күз алдында. Үзәк ачылышына килгән район башлыгы Илшат Нуриевка, Премьер–министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтовка һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка авыл халкы берсен–берсе уздырып рәхмәтләрен һәм гозерләрен әйтеп калырга ашыкты. Гозерләре дигәннән, балалар бакчасының тузуына, авылда мәктәп булмавына борчыла халык. “Киләсе елга сезнең авылдагы балалар бакчасын төзекләндерү программасына кертәбез. Ә мәктәпкә килгәндә, 30дан артык бала булса, төзибез. Авылның киләчәге турында кайгыртыгыз, балаларыгызны читкә җибәрмәгез”, — дип вәгъдә бирде район башлыгы.
Чыганак: http://arskmedia.ru/