События

 Хәтнә авылында бер көндә  православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды 16.09.2016

Хәтнә авылында бер көндә православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды

Узган җомгада соңгы елларда шифалы суы белән танылган Хәтнә авылында район тарихында моңарчы күрелмәгән вакыйга булды. Аның гаҗәеп үзенчәлеге шунда — бер авылда бер көндә  православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды.

Мәсьәләнең асылына төшенү өчен бераз тарихка тукталып алыйк.

Унтугызынчы гасыр башында мөселман–татар халкын православие диненчә чукындыру эшен җәелдерү максатларында Арча якларында алпавытларга җир бирелә башлый. Татар авыллары белән чолганып алынган Хәтнә (Рус Буклавычы) авылы да рус дворянинының утар авылы буларак төзелә. Аңа Воронеж дворяннарыннан булган, патша армиясендә унтер–офицер, аннары корнет булып хезмәт иткән, 1801 елда поручик чинында отставкага чыккан Петр Перцов башлангыч бирә. 1830 елда ул Хәтнәдә кирпечтән Петр һәм Павел чиркәве салдыра.

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, бу урында рус авылы оешканчыга кадәр тирә–як халкы өчен яхшы билгеле су чыганагы булган. Әлеге чишмәнең көмешкә бай сулы икәнлеген, тәнгә сихәт бирүче могҗизалы көчкә ия булуын да белгәннәр. Бу тирә халкы аны “Изге чишмә” дип атаган. Шул  чишмә янына сихәтләнергә, ата–бабалар рухына дога кылырга ераклардан килгәннәр. Рус авылы оешкач та татар–мөселман халкы бирегә күпләп йөргән.

Совет чорында авыл зур югалтулар кичерә, бөтенләй бетү куркынычы алдына килеп баса. 1970 елда булган янгында чиркәүнең дә өске өлеше, идән–түшәме юкка чыга. “Изге әйберләр” тыелган елларда көмеш сулы чишмәгә килүләр дә туктала.

Бәхеткә, якташыбыз, Иске Кишет авылында туып–үскән Вәнил Әскәров һәм аның хезмәттәшләре биредә артезиан коесы казытып минераль су җитештерү предприятиесе ачып җибәрделәр, авылга юл салынды, сүнеп барган учак  тернәкләнә башлады. Ә инде атаклы якташыбыз, бик күп мәрхәмәтле эшләрнең башында торган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин һәм аның фикердәшләре Хәтнә авылына яңа сулыш өрделәр. Моннан берничә ел элек чиркәүдә төзекләндерү эшләре башланды. Түбәсе ябылды, тәрәзә, ишекләр куелды. Хәзер монда Хәтнә авылына, Перцовларга багышланган музей. Берүк вакытта ташландык хәлгә килгән “Изге чишмә” искиткеч хәлгә килде, баскычлар, су алу урыннары уңайлы итеп эшләнде. Елгасында Перцовлар чорындагы кебек буа суы. “Изге чишмә” суында теләгән кеше коенып та китә ала. Әйләнә–тирәсендә чәчәкләр, яшеллек.

Әле болар белән генә бетмәгән икән. Быел Арча ЗУЭСы осталары чиркәү янында часовня, чишмәгә төшә торган сукмак янәшәсендә мөселманнар өчен гыйбадәт кылу биналары ясап куйдылар. Үткән җомгада менә шуларны ачу тантаналары булды.

— Хәтнәгә хәзер кеше күп килә, — диде “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов. — Православие һәм ислам динендәге кешеләр безгә авылда гыйбадәт кылу урыннары ясауны сорап мөрәҗәгать иттеләр, без аларның теләген үтәдек.

Тантаналарда катнашкан Питрәч округы благочинные Павел атакай, Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов әлеге вакыйганы Татарстанда диннәрнең бер–берсенә хөрмәт белән каравы мисалы дип бәяләделәр, гыйбадәтханәләрне төзүчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Хәтнә авылының 100гә якын ир–егете Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Бу көнне алар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә (Лотфулла Нурислам улына моның өчен дә рәхмәт) чәчәкләр салдылар.

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение