События

Арча районы — сайлауларга килүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә 18.09.2016

Арча районы — сайлауларга килүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә

Күзәтүчеләр Татарстанда сайлауларның гадделеген һәм ачыклыгын билгеләп үтә

Арча районы сайлауларга килүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе Мәгълүмат үзәге. Район халкы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда активлык күрсәткән. Башлангыч исәпләүләр буенча районда тавыш бирүчеләр саны 98,7 процент тәшкил иткән.

Кайбыч районы халкы да гражданлык бурычын бик теләп үтәгән. Анда 98,83 процент сайлаучы тавыш бирү хокукыннан файдаланган. Күп кенә районнарда кешеләр сайлау участоклары ачылганчы ук килгән, ә кайдадыр хәтта бюллетень алу өчен чиратлар да хасил булган. Күзәтүчеләр Татарстанда сайлауларның гадделеген һәм ачыклыгын билгеләп үтә.

Чыганак: http://arskmedia.ru/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение