События

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Зилә Мортазина «Нечкәбил»дә беренче урын алды 20.09.2016

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Зилә Мортазина «Нечкәбил»дә беренче урын алды

17 сентябрьдә Казанда ана һәм гаилә матурлыгын ассызыклаучы “Нечкәбил – 2016” республика конкурсы узды. Татарстан районнарыннан килгән ханымнар катнашкан бәйгедә безнең районны Арча балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Зилә Мортазина тәкъдим итте. Зилә Азат кызының чыгышында аңа ярдәм итүдә әлеге мәктәпнең “Энҗеләр” җыр-бию коллективы (җитәкчесе Тайфә Гидиятуллина), сәнгать мәктәбе укытучылары, әти-әниләр, туганнары тырышлыкларын кызганмады.

Ә шул тырышлыкның нәтиҗәсе — “Гаилә советы” номинациясендә Мортазиннар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Киләчәктә иҗат уңышлары өчен сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын!

Конкурсның финалы ноябрь аенда “Пирамида” күңел ачу үзәгендә була. Мортазиннар гаиләсенә анда да уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулап кайтырга язсын!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение